Татарстан эшкуарлары төбәкара күргәзмә чараларында катнашырга чакырыла

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Чиләбе өлкәсе Татарстан эшкуарларын күргәзмә чараларында катнашырга чакыра.

Бу елда Чиләбе өлкәсенең 95 күргәзмә-ярминкә һәм конгресс чарасын үткәрү планлаштырыла. Алар авыл хуҗалыгы, финанс, туризм, төзелеш һәм күчемсез милек, мәгълүмат технологияләре, сәламәтлек саклау, энергетика комплексы, мода, бәйрәмнәргә багышланган.

Чиләбе өлкәсе губернаторы карары белән расланган 2021 елга чаралар исемлеге Чиләбе өлкәсе Икътисадый үсеш министрлыгының рәсми сайтында «Министрлык эшчәнлеге / Күргәзмә эшчәнлеге / Дәүләт ярдәме» бүлегендә урнаштырылган (https://mineconom74.ru/gosudarstvennaya-podderzhka.

Исегезгә төшерәбез, Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында икътисадый, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Ике төбәк эшкуарларының күргәзмә чараларында катнашуы төбәк оешмалары арасында эшлекле элемтәләрне активлаштыруга ярдәм итәчәк, Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасы потенциалын нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International