17 февральдә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кече һәм урта бизнес субъектлары өчен «кайнар линия» ача.
Татарстан буенча Росреестр идарәсенең инвестиция проектлары буенча күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу бүлеге җитәкчесе Александра Абдуллина КУЭ вәкилләре өчен хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә кую мәсьәләләре буенча консультация үткәрәчәк.
Абдуллина эшкуарларның күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм дәүләт теркәвенә алу механизмнары, шулай ук күчемсез милек объектларының дәүләт кадастр исәбен ничек итеп алып бару һәм әлеге тематика буенча «кайнар линия»нең башка сорауларына җавап бирәчәк.
Дистанцион консультация бирү республиканың иң ерак районнарында яшәүчеләргә югары квалификацияле белгеч белән оператив рәвештә элемтәгә керү мөмкинлеген бирә. «Кайнар линия» форматы республикада беренче тапкыр гына кулланылмый, эшкуарлык җәмәгатьчелеге арасында ихтыяҗ зур булу сәбәпле, әлеге тәҗрибәне даими нигездә куллану планлаштырыла.
«Кайнар линия» телефоны: 8 (843)255-25-71.
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез!