Республика Президенты сәнәгать парклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру концепциясен хуплады

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

ТР Икътисад министрлыгының 2020 елга йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегиясендә республиканың сәнәгать паркларын һәм мәйданчыкларын үстерүнең яңа концепциясе темасы күтәрелде.

Концепция Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланган инде. Әлеге Концепциянең асылы – инвестиция проектлары Вәкаләтле орган тарафыннан хупланган резидентлар өчен махсус шартлар тудыру, аларга эш урыннары һәм инвестицияләр булдыру буенча йөкләмәләрне үтәүгә махсус преференциаль шартлар алу максатында, махсус шартлар булдыру.

Парклар резидентларына инвестицияләр һәм эш урыннары буенча йөкләмәләрне үтәүгә алмашка түбәндәгеләрне тәкъдим итү планлаштырыла:

- салым преференцияләре;

- электр энергиясе чыгымнарын субсидияләү;

- ярдәм итүнең финанс чаралары – микрозаймнар һәм субсидияләр.

Концепция нигезендә, бизнеска инфраструктур ярдәм күрсәтү объектлары кече бизнесны эш белән тәэмин итүнең альтернатив төрләрен үстереп, эш урыннары булдырып, КУЭ субъектлары һәм муниципаль берәмлек өчен икътисадый үсешнең реаль нокталарына әйләнергә тиеш.

Концепцияне гамәлгә ашыру максатларында, Икътисад министрлыгы тарафыннан узган ел дәвамында Татарстан Республикасының закон актларына тиешле үзгәрешләр кертү проектларын әзерләү буенча киң күләмле эш алып барылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International