Бүген Казанда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «2020 елга нәтиҗәләр. 2021 елга бурычлар. Икътисадый үсешне тәэмин итү факторлары» темасына коллегия утырышы узды. Коллегия кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, икътисадый үсешне тәэмин итүдә этәргеч факторы – сәүдә базарларын һәм экспорт потенциалын киңәйтү.
Тулаем республика буенча агымдагы елда экспорт күләме буенча максатчан параметр 10 млрд. доллар тәшкил итә.
2020 елда сәүдә базарын киңәйтү кысаларында эшкуарлар өчен онлайн-сәүдә аеруча актуаль булды. Хәзерге вакытта Озон, Вайлдберриз һәм Казанэкспресс кебек электрон сәүдә мәйданчыкларында республиканың 5 мең эшкуары үз эшчәнлеген алып бара, аларның гомуми әйләнеше 4,2 млрд.сум тәшкил итә. Агымдагы елда безнең алда аларны 2 тапкырга арттыру бурычы тора», – дип хәбәр итте икътисад министры.
Шуңа бәйле рәвештә эшкуарларга мәгълүмат бирү һәм аларның укыту чараларында катнашуын тәэмин итү дәрәҗәсе арттырылачак.