Татарстан җитештерүчеләренең экспорт күләме 33 млн. доллардан артып киткән

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан җитештерүчеләренең экспорт күләме 33 млн. доллардан артып киткән Бу хакта «Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре продукциясен Россия Федерациясе төбәкләре һәм чит ил базарларына чыгару турында» брифингта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаментының кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм институтларын үстерү бүлеге башлыгы Артур Гайнов сөйләде. 

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республикадан 182 эшкуар экспортка чыккан. Экспортка ярдәм үзәге тарафыннан ярдәм күрсәтелгән Татарстан җитештерүчеләре экспортының гомуми күләме 33 млн. доллардан артып киткән.

«Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елда инде сигез яңа компания экспортка юнәлде, аларның җидесе электрон сәүдә каналлары ярдәмендә чыкты», — дип хәбәр итте Артур Гайнов.

Аның сүзләренә караганда, электрон сәүдә аеруча актуальләшә бара. Хәзерге вакытта Ozon, Wildberries, KazanExpress кебек танылган электрон сәүдә мәйданчыкларында Татарстанда 5 меңгә якын эшкуар үз эшчәнлеген алып бара, аларның гомуми әйләнеше 4,2 млрд.сум тәшкил итә.

Моннан тыш, экспортка юнәлдерелгән кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен Татарстанда 1% алып 4,25% кадәр ставкалы микрозайм эшләгән.

«Икътисад министрлыгының экспорт юнәлешле КУЭ вәкилләре өчен яңа микрофинанс продукты эшләнде һәм якын арада эшли башлаячак. Программа шартлары буенча кредит алучыларның әлеге төркеменә экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыру максаты булырга тиеш», — диде Гайнов.

Программа шартлары нигезендә, яңа микрозайм буенча кредит бирү вакыты ике елга кадәр тәшкил итәчәк, ә процент ставкасы экспорт контракты күләменә бәйле булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International