Ел башыннан алып 2021 елның 16 февраленә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды бирелгән поручительстволар саны буенча үз күрсәткечләрен ике тапкыр диярлек арттырган. Гыйнвар аеннан башлап Фонд гомуми суммасы 128,8 млн. сум булган 43 поручительлек биргән, сүз уңаеннан, 2020 елның шул ук чорында коммерциясез оешма 85,6 млн. сумлык 22 поручительлек биргән булган.
Татарстанның кече һәм урта бизнесына җәлеп ителгән кредитлар күләме буенча да күрсәткечләр биш тапкырга арткан. Бу сумма 1 341,1 млн. сум тәшкил иткән, бу 2020 елдагыга караганда 477% ка күбрәк. Ул чакта бу сан 280,9 млн. сум булган.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге белән иң күп кредитны җитештерү тармагы предприятиеләре алган. Алар финансларны җиһазлар сатып алуга һәм әйләнештәге акчаларны тулыландыруга җәлеп иткән. Сәүдә, хезмәт күрсәтү һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләре финанс ярдәме чараларыннан актив файдаланган. Сүз уңаеннан, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сезонлы кыр эшләрен башкаруга 1 017,6 млн. сум акча җәлеп иткән. Кредитлар ашламалар, орлыклар һәм ягулык-майлау материаллары сатып алуга таләп ителгән.
«Гарантия фондының бөтен эшчәнлегендә беренче тапкыр без җәлеп ителгән кредитлар күләме буенча да, бирелгән йөкләмәләр саны буенча да күрсәткечләрнең сизелерлек артуын билгеләп үтәбез. Моны коронавирус пандемиясе аркасында узган ел кертелгән чикләүләрдән соң бизнесның әкренләп торгызыла башлавы белән бәйләп аңлатабыз. Ул вакытта күп кенә өлкәләр зыян күрде. Шуңа күрә финанс чараларын киңәйтүгә аерым игътибар бирү мөһим. Бүгенге көндә без КУЭ субъектларына гына түгел, үзмәшгульләргә дә ярдәм итәбез», – дип хәбәр итте ТР Гарантия фонды директоры вазыйфаларын башкаручы Рәсим Усманов.
Исегезгә төшерәбез, Фонд эшчәнлегенең предметы – кече һәм урта эшкуарлык субъектларының һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, үзмәшгульләргә ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларның, Фонд партнерлары бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәле булган, ләкин кредит алу өчен җитәрлек дәрәҗәдә залог тәэминатына ия кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү.