Эшкуарлыкка ярдәм фондының белем бирү программаларында быел 600 кеше катнашкан

2021 елның 26 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында бизнес өчен берничә белем бирү чарасы үткәрде.

Чаралар онлайн һәм оффлайн форматларда (Эшкуар йортында) узды. Алар дәүләт ярдәме чараларына, аерым алганда, үз эшеңне башлап җибәрүгә, чит ил базарларына чыгуга, продукцияне маркетейсларга урнаштыруга багышланган иде. Укуларны яңа эш башлаган һәм тотрыклы үсеш алган эшкуарлар, үзмәшгульләр, социаль эшкуарлар үтте. Катнашучыларның гомуми саны 600 кешедән артып киткән.

Бизнес вәкилләре өчен белем бирү чаралары «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Укыту эшкуарларга бизнесны яңа дәрәҗәгә чыгару этапларын җентекләп өйрәнергә, иң яхшы практикалар һәм кейслар белән танышырга, яңа партнерлар табарга, конкурентлык сәләтен арттырырга һәм хәзерге шартларга җайлашырга мөмкинлек бирә.

Якын арада «Чит илләрдән сатып алучы белән эш итү ысулы буларак – Amazon һәм Etsy» темасына вебинар (курс) планлаштырылган.  Март һәм алдагы айларга чаралар турында алхәбәрләр https://fpprt.ru/meropriyatiya/ сайтында урнаштырылачак.

Белем бирү һәм башка ярдәм чаралары буенча консультацияне (843) 524-90-90 кайнар линия телефоны буенча алырга мөмкин.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International