Мидхәт Шаһиәхмәтов: Зеленодольск районы сәнәгать предприятиеләре продукциясе дөньяның күп илләрендә мәгълүм

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Зеленодольск районы сәнәгать предприятиеләре продукциясе дөньяның күп кенә илләрендә билгеле, бу, беренче чиратта, суыту җиһазлары һәм корабльләр. Татарстанда һәр өченче хәрби кораб А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводында җитештерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Зеленодольск муниципаль районының йомгаклау сессиясендә белдерде.
 
Визит кысаларында Мидхәт Шаһиәхмәтов Казанның «Союз» тәҗрибә конструкторлык бюросында булды. Предприятие «Алмаз-Антей» һава-космос оборонасы концерны» АҖ дәүләт корпорациясенә керә һәм тәҗрибә үрнәкләрен эшләү, әзерләү һәм сынау, шулай ук җир өсте, һава һәм диңгез базированиесе өчен каты ягулыкта эшли торган ракета двигательләренең состав өлешләрен вак серияле итеп җитештерү белән шөгыльләнә.
 
Шуннан соң министр Зеленодольск машина төзелеше заводында булды, анда магистраль газүткәргечләр буенча табигый газны транспортлау өчен билгеләнгән газ эшкәртү агрегатлары һәм үзәктән кудыручы нагнетательләр җитештерү эше белән танышты.
 
Хисап сессиясендә чыгыш ясаганда, Мидхәт Шаһиәхмәтов, Зеленодольск районында сәнәгый җитештерү индексы 2021 елның гыйнварында 107,7% тәшкил итте, дип билгеләп үтте. Позис, А.М.Горкий исемендәге Зеленодольск заводы һәм башка җитештерү предприятиеләре уңай динамикага шактый өлеш керткән, аларның продукциясе һәркайда кирәкле һәм республикадан читтә дә киң танылган.
 
Татарстан Республикасы икътисад министры ассызыклаганча, район югары үсеш алган сәнәгый җитештерү белән бер үк вакытта авыл хуҗалыгында да яхшы күрсәткечләр күрсәтә. Районның тулай төбәк продуктының якынча 10%ы авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан формалаштырыла. Узган ел районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 4,66 млрд.сумлык продукция җитештергән, агросәнәгать комплексының йомгаклау рейтингында 4 нче урын алганнар.
 
Инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә районның потенциалы зур. 2021 елга республиканың өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә (инвестиция меморандумы) Зеленодольск районы территориясендә тормышка ашырыла торган 8 проект кергән. Аларның гомуми инвестиция күләме 15 млрд.сум һәм 1500 эш урыны булдыру күздә тотыла. Моннан тыш, 2020 елның декабрендә Зеленодольск муниципаль районы территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектлар буенча капитал кертүне яклау һәм бүләкләү турында килешүләр дә төзелгән. Аларның гомуми инвестицияләр күләме 30 млрд.сум тәшкил итә һәм 4 меңнән артык эш урыны булдыру күздә тотыла. Зөя мультимодаль логистика үзәге үсеш ноктасы булырга тиеш.
 
Утырыш барышында Шаһиәхмәтов шулай ук Зеленодольск муниципаль районының сәнәгать мәйданчыклары эшчәнлегенә,  мәгариф һәм яшьләр сәясәте системасы мәсьәләләренә дә игътибар итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International