«Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзү өчен гаризалар карау комиссиясе утырышында 5 инвестиция проектына кертеләчәк үзгәрешләр хупланды. Чара, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Комиссия утырышында бүген «ТЭМПО» КМК» АҖ, «Венские вафли» ҖЧҖ, «Термокреп» ҖЧҖ, «Заманча технологияләр» ҖЧҖ һәм «Графит Плюс» ҖЧҖ проектлары каралды. Проектлар буенча үзгәрешләр икътисадый эшчәнлек төрләренә, чыгарыла торган продукция номенклатурасына, проектлар бәясенә һәм булдырыла торган эш урыннары санына кагылды.
Аерым алганда, металл прокат җитештерүне оештыру буенча «ТЭМПО» КМК» АҖ елына 500 000 тонна продукция җитештерү производствосын оештыру буенча проект бәясе арттырылды. «Macarons» миндаль пирожные һәм «Павлов» безесы җитештерү буенча С.Акульчевның «Венские вафли» ҖЧҖ инвестиция проектына чыгарыла торган продукция номенклатурасына һәм булдырыла торган эш урыннары санына карата үзгәрешләр кертелде. Кертелгән үзгәрешләр нигезендә, эш урыннары саны 3 тапкыр – элек планлаштырылган 53 тән 150 берәмлеккә кадәр арттырылачак.
«Термокреп» ҖЧҖ компаниясенең термодиффузион һәм цинк-ламель саклагыч капламалы металл эшләнмәләр производствосын оештыру проекты буенча эш урыннары санын 40тан 100 берәмлеккә кадәр арттыру да комиссия тарафыннан хупланды.
«Заманча технологияләр» ҖЧҖ тарафыннан чыгарыла торган продукция номенклатурасы киңәйтелде. Номенклатура позицияләрен киңәйтү шулай ук эш урыннарын арттыруны да тәэмин итәчәк. «Графит Плюс» ҖЧҖ электр машиналары өчен электр щеткалары җитештерү буенча сәнәгать предприятиесе төзү проектындагы үзгәрешләр дә хупланды.