Мидхәт Шаһиәхмәтов Саба районының инфраструктура һәм инвестиция программаларын гамәлгә ашыруда уңай динамиканы билгеләп үтте

2021 елның 26 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Саба районында эшлекле сәфәрдә булды. Ул берничә җитештерү предприятиесе эшчәнлеге белән танышты һәм Саба муниципаль районы советы утырышында катнашты.

Сәфәр кысаларында министр «Саба урман хуҗалыгы» ҖЧҖнең агач эшкәртү комплексы эше белән танышты, әлеге предприятие 10 елдан артык агач җитештерә. 150 якын кеше булган хезмәт коллективының бердәмлеге нәтиҗәсендә предприятие тотрыклы рәвештә үсә. Агач эшкәртү комплексы сату базарын җентекләп өйрәнү һәм яңа партнерлар җәлеп итү ниятендә.

Шуннан соң Мидхәт Шаһиәхмәтов күргәзмәдә катнашучы эшкуарлар продукциясе белән танышты. Министрга текстиль, пластмасса эшләнмәләре, спорт товарлары, сувенир продукциясе, агач материаллар, авыл хуҗалыгы продукциясе, беренче чиратта кирәк булган товарлар тәкъдим ителде. Мидхәт Шаһиәхмәтов саба җитештерүчеләре продукциясен югары бәяләде һәм аларның район икътисады үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтте.

Шулай ук Мидхәт Шаһиәхмәтов, чикләү чаралары шартларында район барлык тармакларда да диярлек динамик рәвештә эшли алды, дип тә ассызыклады.

Икътисад үсеше һәм инвестиция җәлеп итүчәнлеге нокталарының берсе буларак, министр сәнәгать паркларын һәм мәйданчыкларын билгеләп үтте. Саба районы территориясендә 2 сәнәгать мәйданчыгы – «Агач эшкәртү» һәм «Проминвестехнохолдинг», «Саба» индустриаль паркы эшчәнлек алып бара. 2020 елның 3 нче квартал нәтиҗәләре буенча инфраструктураның әлеге өч объектында барлыгы 19 резидент бар, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 10 берәмлеккә күбрәк. Район үзендә булган резидентларның даими үсеше һәм идарәче компанияләрнең нәтиҗәле эше нәтиҗәсендә уңай күрсәткечләргә ирешә. 

Мидхәт Шаһиәхмәтов 2021 елга куелган бурычларның берсе итеп дәүләт ярдәме чараларын алучы эшкуарлар санын арттыру турында билгеләп үтте. Утырышта чыгыш ясап, ул кече һәм урта эшкуарлык субъектларының, шулай ук үзмәшгульләрнең гамәлдәге ярдәм чаралары аша артуына этәргеч бирергә, киң мәгълүмат бирүне тәэмин итәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International