Россиядә бизнесны торгызуга юнәлдерелгән яңа ташламалы программа эшли башлаган

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча Россиядә 3% яңа ташламалы кредит бирү программасы эшли башлаган, ул зыян күргән тармаклардан бизнесны торгызуга һәм алга таба халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. 

Программа «ФОТ 3.0» дип атала һәм пандемия чорында һәм пандемиягә бәйле чикләү чаралары чорында гамәлдә булган РФ Хөкүмәтенең «ФОТ 2.0» программасына алмашка килгән. Исегезгә төшерәбез, 2% белән кредит бирү программасы Татарстан эшкуарлары өчен ихтыяҗлы булды. Программа буенча республикада банклар тарафыннан 13,6 млрд. сумнан артык суммага 6 523 кредит бирелгән. 

РФ Хөкүмәте билгеләп үткәнчә, барлык кече һәм урта бизнес предприятиеләре кризиска кадәрге дәрәҗәгә әйләнеп кайтмаган, шуңа бәйле рәвештә ташламалы кредит программасын озайтырга дигән карар кабул ителгән, әмма яңа форматта. Ярдәм программасы шартлары нигезендә, бизнес өчен кредит буенча ахыргы ставка 3% тәшкил итәчәк, дәүләт банкларга 6% дотация бирә. Заем 12 айга кадәр бирелә, шул ук вакытта беренче яртыеллык дәвамында заемчы кредит буенча төп бурычны һәм процентларны түләмәячәк, ә икенче яртыеллыкта моны ай саен тигез өлешләр белән эшләргә мөмкин булачак.

Программада кече һәм урта бизнес кына түгел, ә иң аз торгызылган тармаклардагы эре компанияләр дә катнаша ала. Алар арасында – кунакханә һәм ресторан бизнесы, мәдәният, туризм, спорт һәм күңел ачу өлкәсе. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «ФОТ 2.0» очрагындагы кебек үк, программадан төп яки өстәмә ОКВЭД кодлары буенча микро- һәм кече предприятиеләр дә файдалана ала. Урта һәм эре предприятиеләр – төп код буенча гына.

Кредит күләме оешмада эшли торган хезмәткәрләр санына бәйле булачак. Кредитның максималь суммасы һәр хезмәткәргә иң аз эш хакы күләменә карап (12 792 сум), 12 айга биреләчәк, әмма 500 млн.сумнан да артмаган күләмдә. Кредит килешүе 2021 елның 9 мартыннан 1 июленә кадәр төзелергә тиеш.

 Поручитель буларак «ВЭБ.РФ» йөзендә дәүләт катнаша – төп бурыч һәм процентлар суммасының 75%ы ВЭЮ.РФ поручительлеге белән каплана, бу исә компанияләрнең кредиттан файдалана алу мөмкинлеген арттыра.

Программаны гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясенең резерв фондыннан 7,7 млрд.сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. РФ Хөкүмәте бәяләвенчә, механизмнан 75 мең предприятие файдалана ала, анда 1,5 млн кеше эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International