Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге Россиядә 4 номинациядә иң яхшысы дип танылган

2021 елның 16 апреле, җомга

Эшкуарлыкны үстерү инфраструктурасының бөтенроссия конференциясе кысаларында бизнеска ярдәм итү инфраструктурасы оешмалары бүләкләнгән. Татарстан 4 номинация буенча – лидерлыкта.

15-17 апрель көннәрендә Калининград өлкәсенең Светлогорск шәһәрендә уза торган конференциядә нәтиҗәле һәм комплекслы эшне җайга салу өчен хакимиятнең барлык тармаклары – закон чыгару, башкарма һәм төбәк, шулай ук Россиянең төп үсеш институтлары һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашкан. Әлеге мәйданчык Россиянең бөтен территориясеннән эшкуарлыкка ярдәм итү буенча төбәк инфраструктураларының 300гә якын вәкилен берләштергән.

Чарада катнашучылар ике көн дәвамында тематик секцияләрдә эш алып барачак, анда гамәлдәге ярдәм чаралары, шул исәптән аларны гамәлгә ашыруның иң яхшы практикалары турында да, фикер алышачаклар, яңа алымнар эшләнәчәк. Секцияләрнең эш нәтиҗәләре Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Кече һәм урта эшкуарлык» юнәлеше буенча эш комиссиясенең көн тәртибенә кертеләчәк.

Конференциядә шулай ук КУЭ субъектларына ярдәм итү буенча иң уңышлы карарлар һәм проектларны гамәлгә ашыручы бизнеска ярдәм итү инфраструктурасы оешмалары да бүләкләнгән. Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге Россиядә 4 номинациядә иң яхшысы дип танылган.

Мәсәлән, Татарстандагы «Минем бизнес»ы Россиядә иң яхшы Эшкуарлыкка ярдәм үзәге һәм иң яхшы Кластерлы үсеш үзәге буларак бүләк алган, шулай ук үзәк клиент хезмәте күрсәтү һәм бизнеска күрсәтелә торган хезмәтләрне популярлаштыру лидеры буларак та югары бәя алган.

Дәүләт Думасы, Федерация Советы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, эшлекле берләшмәләр – Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм «Опора России», үсеш институтлары – КУЭ корпорациясе, ВЭБ РФ, Сколково, Россия экспорт үзәге, Россия – мөмкинлекләр иле, Росконгресс һәм башка партнерлар, шулай ук эшкуарлар – РБК, Бизнес ФМ, Сәнәгать парклары һәм технопарклары ассоциациясе, WorldSkills, НАФИ, РДСУ, конкурс вәкилләре – Россия лидерларының башкарган эшенә лаеклы билге бу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International