Икътисад министрлыгында «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында»гы Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә җайга салучы федераль законнарны гамәлгә ашыру өчен норматив-хокукый актлар проектларын әзерләү турында фикер алыштылар.

Чара видеоконференцэлемтә режимында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан 2021 елга «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында»гы Федераль законны Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә ашыру өчен кирәкле Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары чараларының план-графигын үтәү мәсьәләсе буенча узды.

Киңәшмә статс-секретарь – Россия икътисадый үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев рәислегендә узды. Татарстан Республикасы ягыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – төбәктәге эшче төркеменең җаваплы секретаре Айрат Шәмсиев катнашты.

Алексей Херсонцев үз докладында якын арада  «спутник – закон проекты» кабул ителәчәген билгеләп үтте. Ул хәзерге вакытта Россия Дәүләт Думасында карала.

Катнашучылар чаралар план-графигын гамәлгә ашырганда, шул исәптән monitoring.ar.gov.ru мәгълүмат системасында мәгълүмат тапшырганда да, региональ эш төркемнәренең җаваплы секретарьларында барлыкка килгән проблемалы сораулар турында фикер алышты.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның декабрендә Россия Дәүләт Думасы беренче укылышта 108 тармак законына, аның һәр дәрәҗәсендә (федераль, төбәк һәм муниципаль) контроль һәм күзәтчелек предметын бәян итү өлешендә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан «спутник – закон проекты»н кабул итте. Кайбер контроль һәм күзәтчелек төрләре өчен, мәсәлән, профилактик һәм контроль (күзәтчелек) чараларының үзенчәлекләре билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International