Татарстан эшкуарлары «ФОТ 3.0» программасы буенча 721 млн.сум акча алган

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Хәзерге вакытта 3% белән «ФОТ 3.0» дигән яңа ташламалы кредит программасы буенча банклар тарафыннан Татарстан эшкуарларыннан 721,3 млн.сумлык 272 гариза канәгатьләндерелгән.

Зыян күргән тармаклардагы бизнесны торгызуга һәм бу өлкәләрдә мәшгульлекне алга таба саклауга юнәлдерелгән дәүләт программасы 9 мартта эшли башлады. Хәзерге вакытта республика эшкуарлары тарафыннан 2,8 млрд.сумнан артык суммага ташламалы финанслау җәлеп итүгә 790 гариза бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, «ФОТ 3.0» программасы РФ Хөкүмәтенең шундый ук «ФОТ 2.0» программасына алмаш итеп кертелде, аны гамәлгә ашыру 2021 елның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк.

Программа шартлары буенча, бизнес өчен кредит буенча ахыргы ставка 3%  тигез. Финанслау мөмкинлеге 12 айга кадәр бирелә, шул ук вакытта беренче яртыеллык дәвамында кредит алучы аның буенча төп бурычны һәм процентларны түләми, ә икенче яртыеллыкта моны ай саен тигез өлешләр белән эшләргә мөмкин булачак.

Программада кече һәм урта бизнес кына түгел, ә пандемия зур йогынты ясаган тармаклардан – кунакханә һәм ресторан бизнесы, мәдәният, туризм, спорт һәм күңел ачу өлкәсе дә катнаша ала. Микро һәм кече предприятиеләр өчен ташламалы ставка буенча финанслау ОКВЭДның төп яки өстәмә кодлары, урта һәм эре предприятиеләр өчен – фәкать төп кодлар буенча гына гамәлгә ашырыла.

Кредит күләме оешмада эшләүче хезмәткәрләрнең штат саныннан чыгып исәпләнә – һәр хезмәткәргә 12 айга исәпләгәндә минималь хезмәт хакы (12 792 сум). Шул ук вакытта, кредитның максималь суммасы 500 млн.сумнан артмаска тиеш. Кредит килешүе 1 июльгә кадәр төзелергә тиеш.

Программага Татарстан Республикасыннан 15 банк кушылган: «Сбербанк» ГАҖ, АК БАРС БАНК ГАҖ, ВТБ ГАҖ, «Промсвязьбанк» ГАҖ, «Райффайзенбанк» АҖ, «АБ» РОССИЯ» АҖ, «МСП Банк» АҖ, «ФК Открытие» Банк ГАҖ, «Банк Казани» ҖЧҖ, «Россельхозбанк» АҖ, «Совкомбанк» ГАҖ, Банк ГПБ (АҖ), «АЛЬФА-БАНК» АҖ, РОСБАНК һәм АКБ «Энергобанк». Программада катнашу өчен барлыгы 36 Россия банкы аккредитацияләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International