Стратегик инициативалар агентлыгы ясалма интеллект һәм Big Data ярдәмендә Глобаль социаль мәсьәләләрне хәл итү халыкара конкурсында катнашырга чакыра

2021 елның 16 апреле, җомга

Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы (алга таба – Агентлык), Бөтендөнья банкы белән берлектә, «World AI&Data Challenge» халыкара санлы чишелешләр конкурсы башлануы турында игълан итте. Агентлык конкурсны инде өченче тапкыр үткәрә, призерлар арасында элек Татарстан Республикасыннан катнашучылар да бар иде. 2021 елда конкурсның Химаячеләр советы рәисе итеп Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д.Н.Чернышенко билгеләнгән.

Конкурс зур белешмәләрне эшкәртү технологияләре (Big Data) һәм ясалма интеллект (ИИ, AI яки Artificial Intelligence) ярдәмендә глобаль социаль-икътисадый бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән. Үз тарихында Конкурста 8 меңнән артык катнашучы көч сынашкан, төбәкләрдә гамәлгә кертү өчен 100дән артык чишелеш тәкъдим ителгән, шуларның 20се – ачык код белән. Чишелешләр «Смартека» платформасында урнаштырылган һәм Россия Федерациясенең 25 субъектында инде тиражланган.

World AI&Data Challenge проекты «Төбәкләр өчен цифрлы чишелешләр конкурсы» глобаль дәрәҗәдә дәвам итә, анда 2019 елда Россиянең 43 төбәге һәм 1000 data-аналитигы катнашкан. Нәтиҗәдә, 10 санлы карар кабул иткән 9 төбәк, аерым алганда, Рязань өлкәсе өчен «Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен автомат рәвештә классификацияләү» дигән чишелешне тәкъдим иткән Татарстан Республикасы командасы финалга чыккан.

Конкурс бурычларын Россия төбәкләре хакимият органнары, җәмәгатьчелекләр һәм мәгълүмат хуҗалары, шул исәптән башка илләрдән дә, тәкъдим итә ала.

Конкурс берничә этапта уза. Беренче этапта бурычлар сайлап алына, икенчесендә – IT һәм data-белгечләр үз чишелешләрен тәкъдим итә, аннары алар өченче этапта заказчылар тарафыннан гамәлгә кертелә.

Конкурста ничек катнашырга:
 – Бурычларның юнәлешен, хәл итү гипотезаларын билгелә һәм мәгълүматлар әзерлә.
 – 30 апрельгә кадәр,  https://datamasters.ru/create-task формасын тутырып, бурычны җиткер.
– Май аенда экспертлар белән бурычлар акселераторы узачак.

Проект турында тулырак: https://datamasters.ru/aianddata.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International