Татарстан Республикасы индустриаль һәм технопарклар саны буенча Россия төбәкләренең ТОП-3 исемлегенә кергән

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы беренче тапкыр Россиядә индустриаль парклар һәм сәнәгать технопарклары үсешенең рәсми статистикасын бастырып чыгарган. 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы, Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, Россия Федерациясенең 85 субъекты арасында 2 нче урын алган. Республикада барлыгы 23 индустриаль парк һәм 4 технопарк бар.

Татарстан Республикасы индустриаль парклар үсешенә зур игътибар бирә. Парклар инфраструктурасы төзелешенә инвестицияләрнең гомуми күләме 10 млрд. сум тәшкил итә. Индустриаль парклар резидентларының табышы елына 150 млрд. сумнан артып китә. Индустриаль паркларда 21 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган. Иң уңышлысы – Алабуга, Химград, КИП Мастер индустриаль парклары.

2020 елда Татарстан Республикасының индустриаль паркларына 29 яңа резидент җәлеп ителгән. Шул исәптән, «Росатом» дәүләт корпорациясе белән берлектә, Россиядә беренче «МС-21» самолеты өчен полиакрилнитриль җепләр заводы төзү буенча әһәмиятле уртак проект та гамәлгә ашырылган. Андагы җайланмаларга шәхси инвестицияләр күләме 6,9 млрд сум тәшкил итә. Үсемлекләрне саклау чараларын җитештерү буенча «Август-Алабуга» заводын эшләтеп җибәрүдә хосусый инвестицияләр күләме 4,8 млрд.сум тәшкил итә.

2020 ел өчен статистика Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының геомәгълүмат системасы (www.gisip.ru) ярдәмендә тупланган, паркларның идарәче компанияләре тутырган анкеталарның белешмәләре алынган, аларның дөреслеге Россия Индустриаль парклары ассоциациясе һәм Россия кластерлары һәм технопарклары ассоциациясе тарафыннан тикшерелгән, әлеге мәгълүматлар Росстат рәсми сайтында бастырып чыгарылган. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан, Росстат белән берлектә, индустриаль парклар һәм сәнәгать технопарклары эшчәнлегенең 16 статистик күрсәткече килештерелгән һәм аларны исәпләү буенча бердәм методика эшләнгән.

Белешмә өчен: 2020 ел нәтиҗәләре буенча, Россиядә гамәлдәге һәм төзелә торган индустриаль парклар саны 258 объект тәшкил итә. Аларның территориясендә узган елда 9 300 артык кеше эшли торган 807 яңа компания урнашкан. 2020 елда резидентларның яңа производстволарны ачуга бюджеттан тыш инвестицияләр күләме 181 млрд. сум тәшкил иткән. 2020 елда пандемия чорында чикләүләр аркасында барлыкка килгән кыенлыкларга карамастан, парк резидентларының инвестицияләр күләме кимемәгән (2019 ел белән чагыштырганда 16% гына кимегән).

Гамәлдәге һәм төзелә торган сәнәгать технопаркларының саны – 73 объект, аларның гомуми мәйданы – 1,7 млн.кв.м. әзер, коммуналь, транспорт һәм технологик инфраструктура белән тәэмин ителгән (инжиниринг үзәкләре, чиста бүлмәләр, җиһазланган күмәк файдалану үзәкләре һ.б.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International