Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин контроль (күзәтчелек) чараларның бердәм реестрын формалаштыру һәм алып бару кагыйдәләрен раслаган.
Яңа реестр 2021 елның 1 июленнән эшли башлаячак. Шул мизгелдән башлап тикшерүләр үткәрү планлаштырылган чараларны әлеге реестрга керткәннән соң гына мөмкин булачак.
Бердәм реестр Дәүләт хезмәтләре порталы белән синхронизацияләнә. Эшкуарлар бу ресурстагы шәхси кабинетлар аша булачак тикшерүләр турында барлык мәгълүматны күзәтә, узган чараларның нәтиҗәләре буенча кабул ителгән карарларны күрә алачак. Бердәм реестрда урнаштырылган мәгълүматтан бизнес киләчәктә тикшерү органнары карарларына судка кадәр шикаять бирү өчен файдалана алачак.
Исегезгә төшерәбез, контроль-күзәтчелек органнары эшендә яңа кагыйдәләргә күчү һәм законнарны камилләштерү Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча башкарыла. Шуңа бәйле рәвештә 2020 елда контроль-күзәтчелек эшчәнлеге турында яңа закон кабул ителде, аның нигезләмәләре 2021 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк.