Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында 2,9 млрд. сумга 16 балалар бакчасы һәм 2 мәктәп төзелә

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Социаль объектлар «Торак һәм шәһәр мохите», «Демография» һәм «Мәгариф» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә.

2021 елда «Демография» һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектлары кысаларында республикада 3100 урынга исәпләнгән 16 мәктәпкәчә белем бирү оешмасын төзү планлаштырыла. Балалар бакчаларыннан тыш, Казан шәһәренең Киров һәм Совет районнарында «Салават күпере» һәм «Арт Сити» торак комплексларында 1224 һәм 1551 урынлы ике гомуми белем бирү мәктәбе төзелә. Н.Ершов урамы буенча урнашкан мәктәп 2020 елда төзелә башланган, аны 2021 елда файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

13 балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты буенча төзелә, аерым алганда, Казанда – 140, 220 һәм 260 урынлы 5 балалар бакчасы, Чаллыда – 3, Питрәч районында – 120 һәм 220 урынлы 2, Әлмәттә – 140, Лаеш (50) һәм Биектау (220) районнарында – берәр, Татарстан башкаласында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 710 урынга 3 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзеләчәк.

Хәзерге вакытта барлык объектларда да төзү-монтаж эшләре бара. Барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм бер мәктәпне уку елы башына тапшырырга планлаштыралар, «Салават күпере» торак комплексында белем бирү учреждениесе төзелеше 2022 елда дәвам итәчәк.

Гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре исемлеге:

1.            Казанның Совет районы, Н.Ершов урамында 1501 урынга исәпләнгән, бассейнлы гомуми белем бирү мәктәбе.

2.            Казан шәһәре, Киров районы, «Салават күпере» торак районында 1224 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе.

3.            Казан шәһәре, «Весна-2» торак комплексында 120 урынлы балалар бакчасы (2 позиция).

4.            Казан шәһәре, «Салават күпере» торак районының  нче кварталында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы (2 позиция).

5.           Казан шәһәре, «Новые горки»торак комплексында 330 урынга исәпләнгән балалар бакчасы.

6.            Әлмәт шәһәренең Урсала микрорайонында 140 урынлы балалар бакчасы.

7.            Биектау муниципаль районының Эстачи авылында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы.

8.            Питрәч муниципаль районының «Светлый» торак комплексында 220 урынлы балалар бакчасы.

9.            Питрәч муниципаль районы, Богородское авылында 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы.

10.          Казан шәһәре, Ф.Әмирхан районында, Чистай урамы, Адоратский урамы буенча 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы.

11.          Лаеш муниципаль районы, Державино авылында 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы.

12.          Яр Чаллы шәһәренең 34 нче «Прибрежный» микрорайонында 220 урынлы балалар бакчасы.

13.          Яр Чаллы шәһәренең 63 нче «Яшьлек» микрорайонында 220 урынлы балалар бакчасы.

14.          Яр Чаллы шәһәренең «Притяжение» торак районында 220 урынлы балалар бакчасы.

15.          Казан шәһәренең «Седьмое небо» торак комплексында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, 2 позиция.

16.          Казан шәһәренең Константиновка поселогында 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы.

17.         Казан шәһәренең «Лето» торак комплексында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы.

18.          Казан шәһәре, Гадел Кутуй урамы, 86 нчы йорт адресы буенча 140 урынлы балалар бакчасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International