Инновацияләргә ярдәм фонды стартапларга ярдәм итү программалары буенча грант суммасын арттырган

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 14 апрелендә Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры М.Г. Решетников рәислегендә инновацияләргә ярдәм итү фондының Күзәтчелек советы утырышы узган.

Максим Решетников совет тәкъдим иткән проектларны 2021 елда финанслау өчен сайлап алу юнәлешен хуплаган. Юнәлешләр исемлегенә «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе», «Ясалма интеллект», «Цифрлы технологияләр» һәм башка дәүләт программалары кысаларында грант ярдәме программалары кертелгән.

Мәсәлән, «Ясалма интеллект» федераль проекты кысаларында Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан өч ярдәм юнәлеше гамәлгә ашырылачак: ИТ-стартаплар акселерациясе, ачык китапханәләр эшләү һәм ИТ-стартаплар булдыру һәм үстерү. Бу юнәлешләр буенча грантлар бирүгә 2021 елда Фонд 1,4 млрд. сум күләмендә субсидия алган. Студентлар, ИТ-чишелешләр һәм стартаплар эшләүчеләр ярдәмгә дәгъва итә ала.

«КУЭ субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында 3,7 млрд.сум бүлеп бирелгән. Кече предприятиеләрнең НИОКР проектлары һәм инновация продукциясе җитештерүне киңәйтүгә, шул исәптән шәһәр тирәлеге, спорт, экология һәм социаль эшкуарлык өлкәсендә ярдәм алачак.

«Цифрлы технологияләр» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыруга Фонд 940 млн.сум юнәлдерәчәк. Ярдәмне цифрлы чишелешләрне эшләүче компанияләр ала алачак, шул исәптән масштаблау өчен дә. Грантны шулай ук үз эшләнмәләреңне коммерцияләштерүгә дә алырга мөмкин булачак.

Моннан тыш, Фонд тарафыннан «Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше», «Электрон һәм радиоэлектрон сәнәгатьне үстерү» һәм «Икътисадый үсеш һәм инновацияле икътисад» дәүләт программалары кысаларында бизнеска ярдәм итү планлаштырыла. Әлеге программалар буенча грантларга 7,6 млрд. сум бүлеп биреләчәк.

Шулай ук, стартапларга ярдәм итү һәм башлангыч һәм киләчәккә нигез салу стадияләрендә проектлар өчен шартлар тудыру кысаларында 2021 елдан Фонд тарафыннан «СТАРТ» программасы буенча грант күләме 2 млн.сумнан 3 млн. сумга кадәр, ә программаның икенче этабына («СТАРТ-2») 7 млн. сумга кадәр арттырылган.

«СТАРТ» программасы шартлары нигезендә, сайлап алуда алга таба юридик зат оештырачак физик затлар (стартап-командалар һәм яшь галимнәр) катнаша ала. Шул ук вакытта, 2021 елдан НИОКР этапларының вакыты кыскара (3тән 2гә кадәр), хәзер стартаплар хисап документларын әзерләүгә азрак вакыт сарыф итә һәм проектка күбрәк вакыт бирә ала.

Республика эшләнмәләренә ярдәм итү максатында ТР Икътисад министрлыгы Фонд белән актив хезмәттәшлек итә. 2020 ел Татарстан Республикасы өчен игълан ителгән проектлар саны буенча да, хупланучылар саны буенча да нәтиҗәле булды. 2020 ел нәтиҗәләре буенча 590 артык проект игълан ителгән һәм 720 млн.сумнан артык 119 проект хупланган (2019 ел белән чагыштырганда 11,2% күбрәк). Бу – Россия буенча Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан кала 4 нче нәтиҗә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International