Экспортка ярдәм үзәге хезмәткәрләре эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашты

2021 елның 23 апреле, җомга

Бүген, 23 апрельдә, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге хезмәткәрләре Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләренең эшкуарлык җәмәгатьчелеге, шулай ук Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры вәкилләре белән очрашты.

Очрашу кысаларында эшкуарларга кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирелде, төп проблемалар каралды һәм уртак эш планнары билгеләнде.

Экспортка ярдәм үзәге вәкилләре үзәк тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында сөйләде:

- компания  һәм продукция турындагы материалларны чит телләргә тәрҗемә итү;

- сертификация чыгымнарын финанслашу;

- тышкы икътисадый эшчәнлекне алып бару мәсьәләләре буенча укыту семинарлары һәм вебинарлар;

- экспорт контрактына ярдәм итеп тору;

- чит ил контрагенты эзләү;

- халыкара электрон сәүдә мәйданчыкларында (eBay, Amazon, Etsy, Alibaba, Direct Industry, Epinduo, Medical Expo, Agri Expo) урнаштыру;

- халыкара күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу.

Моннан тыш, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ташламалы ставка буенча 5 млн.сумга кадәр «Экспортер» микрозаймын алу мөмкинлеге бар, дип искәрттеләр.

Әңгәмә кысаларында эшкуарлар тышкы икътисадый эшчәнлекне алып барганда очраша торган сораулар да фикер алышу темасы булды. Мәсәлән, логистика, таможня органнары белән хезмәттәшлек итү һәм продукцияне экспортлаганда куела торган таләпләргә туры китерү кысаларында халыкара сертификатларны кыйммәтле рәсмиләштерү – шундыйлардан.

Очрашу нәтиҗәләре буенча алга таба хезмәттәшлекне дәвам иттерү һәм Татарстан эшкуарлары продукциясен яңа чит ил базарларына чыгару турында килешүгә ирешелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International