Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме беренче утырышы кысаларында Министрлар Кабинеты тарафыннан «Республика территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты эшләнде һәм карап тикшерүгә кертелде.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 25 декабрендә ТР Дәүләт Советы сессиясендә «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 90-ТРЗ номерлы республика законы кабул ителгән иде. Президент Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, әлеге Закон кабул ителгәннән бирле, аны гамәлгә ашыру барышына мониторинг оештырылды. Әлеге максатта төбәкнең һәр муниципаль берәмлегендә эшкуарлардан һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләреннән кире элемтә, тәкъдимнәр җыю эше оештырылды.
Ведомствоара эш төркемендә катнашучылар тарафыннан, аның составына Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Дәүләт Советы депутатлары, Финанс министрлыгы, Юстиция министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре кергән масштаблы эш нәтиҗәләре буенча, тиешле үзгәрешләр әзерләнде һәм тиешле үзгәрешләр ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тарафыннан депутатлар каравына тәкъдим ителде.
Мәсәлән, бизнестан кергән теләкләр нигезендә, Закон проектына Патентта эшкуарлык эшчәнлегенең 8 яңа өстәмә төре кертелгән, бу аларны 82дән 90га кадәр арттырырга мөмкинлек биргән:
- мебель җитештерү (элек ЕНВД кулланыла иде);
- физкультура-савыктыру эшчәнлеге;
- агач савыт җитештерү;
- башка агач эшләнмәләр җитештерү; бөке, салам һәм үрү өчен материаллар җитештерү;
- судноларны һәм көймәләрне ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү;
- биналарны һәм сантехник җиһазларны санитар-гигиена белән эшкәртү хезмәтләре күрсәтү;
- исәпләү техникасын да кертеп, офис машиналарын һәм җиһазларын арендалау һәм лизинглау;
- халыкның шәхси заказы буенча күчереп ясау-күбәйтү хезмәтләре.
Шулай ук эшчәнлекнең гамәлдәге төрләренең берсе дә киңәйтелә, брошюралау-төпләү һәм бизәкләү эшләре турында сүз бара. Закон проекты эшчәнлекнең әлеге төренә бәйле иярчен хезмәтләр кертүне күздә тота.
Икенче үзгәреш нигезендә, ваклап сату һәм җәмәгать туклануы өчен ихтимал еллык керемне исәпләп чыгару өчен барлык объект мәйданын түгел, ә физик күрсәткеч сыйфатында файдалы мәйданны (сәүдә залы, клиентларга хезмәт күрсәтү залы) билгеләргә тәкъдим ителә.
Киләсе үзгәреш муниципаль берәмлекләрнең территориаль дифференциациясе нигезендә, ваклап сату һәм җәмәгать туклануы өчен ПВД күләмен киметүне билгели. Тәкъдим ителә торган үзгәрешләр ЕНВД карата салым йөкләнеше күләмен билгеләү буенча муниципаль районнарның үзенчәлеген исәпкә ала, дифференциация билгеләнгән коэффициентлар нигезендә потенциаль керем кимүен тәэмин итә.
Шулай ук, авыл җирлекләрендә ваклап сату һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы шәхси эшкуар өчен ПВД күләмен өстәмә киметү дә тәкъдим ителә.
Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, шулай ук, элек ЕНВД салым күләменә муниципаль берәмлекләрнең норматив-хокукый актлары йогынты ясаган, алар аерым торак пунктларга өстәмә тәгаенләү коэффициентларын билгеләгән. Россия Федерациясе Салым кодексының Патентта ПВД күләмен билгеләү нигезләмәләре муниципаль берәмлекләргә һәм ил субъектларына аерым торак пунктларны бүлеп бирергә мөмкинлек бирми. Шуның белән бергә, закон проектында ваклап сату һәм җәмәгать туклануы өчен элек билгеләнгәнчә 5кә түгел, ә республика территориясен муниципаль берәмлекләрнең 9 төркеменә дифференциацияләү тәкъдим ителә. Яңа 4 төркемгә шулай ук авыл җирлекләре дә керәчәк.
«Закон проектында тәкъдим ителә торган үзгәрешләр 2021 елның 1 февраленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагылачак. Шулай итеп, элек патент алган шәхси эшкуар, Патент бәясен яңадан карау өчен, үзенең файдалы мәйданыннан һәм эшчәнлек алып бару территориясеннән чыгып, салым органына гариза бирә алачак», – дип нәтиҗә ясады икътисад министры.
Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов инициативасы бер тавыштан кабул ителде. Салым салуның патент системасы турындагы законга үзгәрешләр ТР Дәүләт Советы тарафыннан өч укылышта кабул ителде һәм республика Президенты имзасын көтә.