Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Халыкара интеллектуаль милек көне белән котлады

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы галимнәре, уйлап табучылар, инноваторлар һәм рационализаторлар! Икътисад министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне Халыкара интеллектуаль милек көне белән котлыйм!

Бүген интеллектуаль милек аерылгысыз стратегик ресурс һәм көчле үсеш инструменты булып тора, бизнес өчен тагын да зуррак әһәмияткә ия – предприятиеләрнең һәм алар чыгара торган продукциянең конкурентлылык сәләтен арттыруга нәкъ менә интеллектуаль милек объектлары зур өлеш кертә.

Үз хезмәтләре белән инновацияләр үсешенә ярдәм итүчеләргә, илебезнең интеллектуаль капиталын булдыручыларга, технологияләр үсешенә һәм республика предприятиеләренең конкурентлы өстенлекләрен арттыруга зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерәм.

Сезгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек, иҗади илһам, яңа идеяләр, яңа казанышлар һәм якты ачышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International