Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды. Эшче төркем әгъзалары КУЭ субъектлары эшчәнлеген тоташ статистик күзәтү һәм эчке ихтыяҗга этәргеч бирү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Агымдагы елның 22 апрелендә узган эшче төркем утырышында КУЭ субъектлары эшчәнлеген тоташ статистик күзәтү мәсьәләсе каралган иде. Әлеге утырыш нәтиҗәләре буенча республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетларына кече һәм урта эшкуарлык субъектларына үткәрелә торган күзәтүләр турында хәбәр итәргә һәм Татарстан КУЭ субъектларының статистика органнарына элемтә өчен мәгълүмат бирү йөкләмәсе бирелде.
Кече эшкуарлык субъектлары эшчәнлеген тоташ күзәтү мониторингы турында Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасындагы территориаль органы җитәкчесе урынбасары Роман Әмирханов сөйләде.
Шуның белән бергә утырышта шулай ук Республика маркетинг үзәге ресурслары аша эчке ихтыяҗны тәэмин итү мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Республика маркетинг үзәгенең төп бурычы:
- сатып алулар базарына, шул исәптән коммерция, тарифлары җайга салына торган предприятиеләр тарафыннан тиешле заказлар бирү юлы белән дә, керә алуны тәэмин итү;
- продукция белән тәэмин итүчеләрнең мөмкин кадәр күбрәк керем алуы.
РМҮ состав элементы булып «Биржа мәйданчыгы» агрегаты тора, ул сатып алу модулен, исәпкә алу, аналитик, мәгълүмат ресурсларын, продукция реестрларын үз эченә ала.
2021 елның I кварталы өчен РМҮ ресурсларында 1,7 мең республика тәэминатчысы 20,1 млрд. сум күләмендә табыш алган.
Башкарылган эш, шул исәптән РМҮ өстенлекләре һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ белән үзара хезмәттәшлек турындагы нотыклар белән Кама Тамагы, Аксубай, Алексеевск, Кукмара, Лаеш, Алабуга, Мамадыш, Саба һәм Баулы муниципаль районнары вәкилләре чыгыш ясады.