11 компания «Иннополис» МИЗның яңа резидентлары һәм партнерлары булачак, аларда 426 эш урыны булдырылачак. Инновацияле инфраструктурага һәм эшләнмәләргә игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 3,2 млрд. сум тәшкил итәчәк. Яңа проектлар бүген «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ Күзәтчелек советы утырышында каралды, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов аның әгъзасы булып тора.
«АйДи Решения» ҖЧҖ компаниясе, алга таба бизнес-модель һәм сату масштаблары белән төрле спорт төрләрен цифрлаштыру һәм аналитикалау өчен, AI-платформаны үстерү проектын тәкъдим итте. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 74,2 млн. сум тәшкил итәчәк, 13 эш урыны булдырылачак.
«ТРАКИНСТОК» ҖЧҖдән йөк автотехникасы маркетплейсы автотехниканың бәясе, аның булу-булмавы, махсус билгеләнешләре һәм клиент сораган аналоглар турында мәгълүмат бирү буенча цифрлы сервис оештыруны күздә тота. Проектны эшләүчеләр сүзләренә караганда, бүгенге көндә йөк автотехникасын сату базарында клиентның йөк автотехникасын сайлау һәм конфигурацияләү, җитештерүгә заказ урнаштыру, таләп ителә торган параметрлар буенча аналогларын сайлап алу һәм финанс тәэминаты буенча барлык теләкләрен исәпкә ала торган онлайн ресурслар юк. Проектка 60,6 млн. сум җәлеп ителәчәк, аны гамәлгә ашыру 20 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
«ДИОН СОФТ»ны эшләүче DentalPRO стоматология бизнесын автоматлаштыру системасын тәкъдир итте. Система стоматология клиникасының барлык бизнес-процессларын унификацияләү һәм аналитик контрольдә тотуга юнәлтелгән. Проектка инвестицияләр 215 млн. сум тәшкил итәчәк, 71 хезмәткәрне эшкә урнаштыру планлаштырыла.
«Мобильное решение» ҖЧҖ тарафыннан җирле товар җитештерүчеләр өчен тәкъдим ителгән AppSolution онлайн-сату локаль агрегаты маркетингны автоматлаштырырга мөмкинлек бирә. Проект товар җитештерүчеләргә аерым төбәк/шәһәр кысаларында «көнендә үк» гамәлдә булу территориясе һәм югары тизлек белән китереп җиткерү мөмкинлеге булган товар җитештерүчеләрне туплый. Проектка планлаштырылган инвестицияләр – 61,5 млн. сум, бу 15 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
«А-ТРЭКЕР» ҖЧҖ, Россиядә исәпкә алу һәм идентификацияләү системасын формалаштыру максатларында, терлекләрне маркалау өчен модернизацияләнгән радиоешлыклы чиплар белән хуҗалыкларда терлекләрне идентификацияләү системасына үзенең программа тәэминатын оештырырга һәм интеграцияләргә планлаштыра. Проектның тагын бер максаты – хайваннарны маркалау һәм исәпкә алу белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән законнардагы үзгәрешләрне гамәлгә ашыру. Проектка 46,2 млн. сум инвестицияләнәчәк, 4 эш урыны булдырылачак.
«Трендпласт-М» компаниясе МИЗ территориясендә роботлаштырылган системаларны кулланып, пластиктан хуҗалык-көнкүреш эшләнмәләренең заманча инновацияле производствосын булдырачак. Проект 280 млн. сум инвестиция таләп итә, аны гамәлгә ашыру барышында 121 эш урыны булдырылачак.
«Иннополис»та шулай ук арендага бирү максатында эшчәнлек башкару һәм склад биналары төзү дә планлаштырыла. 540 миллион сумлык инвестиция проектын «СМАРТ ПАРК» җитештерү-склад комплексы» гамәлгә ашыра, нәтиҗәдә 30 кеше эшле булачак.
«Татарстан Республикасының фармацевтика медицинасы полисы» МИЗда медицина өлкәсендә заманча тармак сәнәгать паркын оештыра, ул җитештерү, белем бирү, сервис һәм лаборатор мәйданчыкларда, шулай ук медицина өлкәсендә инновацияләр өчен яңа мөмкинлекләр ача торган хезмәтләргә булган ихтыяҗны канәгатьләндерәчәк. Инвестицияләр күләме – 169 млн.сум, планлаштырылган эш урыннары саны – 16.
«Иннополис» МИЗ партнеры статусындагы «ОХОТА-ПРИМ» коррозиягә каршы һәм уттан саклау технологияләре үзәге» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ утка каршы автоматлаштырылган көрәш проектын тәкъдим итте. Проект химия сәнәгате объектларын, нефть-газ тармагы объектларын, җәмәгать биналарын һәм корылмаларын проектлау, төзү, капиталь ремонтлаганда, реконструкцияләгәндә, техник яктан яңадан коралландырганда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Проектның бәясе – 123,7 млн сум. Аны гамәлгә ашыру барышында 18 эш урыны булдырылачак.
Махсус икътисадый зона партнеры статусындагы «МЕТТЭМ Инжиниринг» ҖЧҖ «Акыллы транспорт» элементлары: электрон җиһазлар, цифрлы һәм телематик системалар, программа тәэминаты эшләячәк, бу проект бүген каралган проектлар арасында иң кыйммәтлесе – инвестицияләр күләме 1,12 млрд.сум тәшкил итәчәк, эш урыннары саны – 51.
Партнер «Реалайз» ҖЧҖ (SOKOLOV брендының ИТ-компаниясе) зәркән кибетендә сатучының мобиль кушымтасын тәкъдим итте. Кушымтаны эшләү һәм гамәлгә кертү сатучының кәрәзле телефоны ярдәмендә клиентлар сервисын арттыруга ярдәм итәчәк. Проектка кертелгән инвестицияләр күләме – 533,1 млн. сум, планлаштырылган эш урыннары саны – 67.