Татарстан үзмәшгульләре 21,6 млрд сумнан артык акча эшләгән

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Татарстанда «Һөнәри керемгә салым» түләүчеләр саны арта бара. Бүгенге көндә республикада бу статуста 119,6 мең гражданин теркәлгән. Махсус салым режимы гамәлдә булган вакыт эчендә Татарстан үзмәшгульләренең гомуми кереме 21,6 млрд сумнан артып киткән.

Үзмәшгуль гражданнар институтын үстерү мәсьәләсе ил дәрәҗәсендә өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып тора, бу «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты составында федераль проектларда чагылган, шуларның берсе – үзмәшгуль гражданнар тарафыннан эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудыру.

Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә үзмәшгульләр саны арта бара, бу исә бизнес алып баруның әлеге формасының җәлеп итүчәнлеге һәм уңайлы булуы турында сөйли. Моннан тыш, әлеге салым режимы, агымдагы елдан башлап, илдә гамәлдә булудан туктаган ЕНВД альтернативаларының берсе булып тора. Эшкуар, ялланган хезмәткәрләре булмаган һәм аның эшчәнлеге, үз җитештергән продукциядән тыш, товарлар сату белән бәйле булмаган очракта, «Һөнәри керемгә салым» сайларга хокуклы.

Агымдагы шартларда төп бурыч – әлеге категория гражданнарга, бизнес белән беррәттән, төрле яклап дәүләт ярдәме күрсәтү һәм алга таба үстерү. Бу максатта ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан 2020 елда берничә финанс чарасы – микрозаймнар, поручительстволар эшләнде. Моннан тыш, хокукый һәм финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук үзмәшгульләр продукциясен сату базарларын киңәйтү өчен Министрлык тарафыннан даими нигездә күргәзмә-ярминкә чаралары, форумнар һәм укыту вебинарлары үткәрелә.

2021 елда үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итүнең югарыда аталган барлык механизмнарын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, өстәмә рәвештә грант ярдәме дә кертеләчәк.

Моннан тыш, ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды «Үзмәшгульләр» программасы буенча микрозайм шартларын үзгәрткән, аерым алганда, заем буенча минималь ставка киметелгән, шулай ук залог белән тәэмин итү шартлары да йомшартылган.

Программа таләпләрен канәгатьләндерүче гражданнар 3 айдан 24 айга кадәр, табышка «Һөнәри керемгә салым» алына торган эшчәнлекне тормышка ашыру өчен кирәкле теләсә нинди чыгымнарга гариза тапшыру вакытына 6% кадәр – РФ ҮБ төп ставкасының яртысына тигез процент белән 500 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International