Татарстанда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциясез оешмалар өчен конкурс игълан ителде. Грантларның гомуми суммасы – 35 миллион сум. Бу хакта республика икътисад министры урынбасары Олег Пелевин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һ.б. катнашты.
Гаризалар 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурс ике юнәлеш буенча үткәрелә: граждандык җәмгыяте институтларын һәм гражданлык инициативаларын үстерү, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыру. Конкурс үткәрү турында таләпләр ТР Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган. Һәр коммерциясез оешма бер генә гариза бирә ала. Конкурс шартлары буенча, проектны тормышка ашыру вакыты 12 айдан артмаска тиеш. Конкурста катнашу өчен гаризаларны грантытатарстана.рфсайтында бирергә мөмкин.
«Грантлар күләмен билгеләве әлегә кыенрак. Барысы да проектларның үзенә, теге яки бу проектны гамәлгә ашыру өчен коммерциясез оешмаларга күпме акча кирәк булуына бәйле булачак», – диде Олег Пелевин.
Узган конкурста җиңүчеләрнең берсе – «Приют» мохтаҗларга ярдәм итү пункты. Проект җитәкчесе урынбасары Инсаф Вәлиев хәбәр иткәнчә, алар 230 мең сум күләмендә грант откан. Бу акчага коммерциясез оешма мохтаҗлар өчен өстәмә хәйрия ашлары оештыра алган.
«Безгә республиканың барлык ерак районнарында да коммерциясез оешмалар өчен ярдәм барлыгын белүләре мөһим, кызганыч, әлегә барлык муниципалитетлар да актив рәвештә гаризалар җибәрми. Җәмгыятькә файда китерә торган проектлар күбрәк булсын иде. Социаль проблемаларны хәл итү өчен һәр конкрет берләшмәдә коммерциясез оешма булдыру бик мөһим», – дип билгеләп үтте Римма Ратникова.
Быелгы төп яңалыкларның берсе – беренче тапкыр конкурска гаризаны электрон форматта бирергә була, бу исә катлаулы процессны җиңеләйтә.
«Документларны кәгазьдә тапшырганда төгәлсезлекләр булса, ул кире кайтарыла, проблемалар килеп чыга иде, хәзер боларның барысы да җиңел хәл ителә, барысы да ачык, хәзер гариза бирү җиңел һәм гади, бу – бик мөһим яңалык. Гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү өчен яхшы, сыйфатлы проектлар көтәбез», - дип сөйләде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда коммерциясез оешмалар өчен социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерциясез оешмалар өчен Татарстан Министрлар Кабинеты грантларын алуга багышланган тагын бер конкурс уздырыла. Конкурсның грант фонды – 40 миллион сум. Гаризалар 2021 елның 10 сентябренә кадәр кабул ителә.
Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, коммерциясез оешмалар ике конкурска да гариза бирә ала, әмма төрле проектлар белән. Тәкъдим ителгән барлык проектлар да экспертиза узачак.
Фото: «Татар-информ» МА