ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть-газ химия форумын ачу тантанасында катнашты. Форумны уздыруы урыны булып «Казан Экспо» сайланган.


30
август, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Айрат Фәррахов белән берлектә үзмәшгульләр форумын тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Алар ярминкәдә булдылар, үзмәшгульләр белән аралаштылар һәм үзләренә ошаган продукцияне сатып алдылар.


28
август, 2021 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бу атнада төбәк икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итүдә чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең традицион утырышын уздырды. Утырышта сәнәгать парклары резидентларына ташламалар бирү, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне электрон рәвешкә күчерү эшләренә багышланган мәсьәләләр каралды.

Конкурска илнең 72 төбәгеннән барлыгы 300 артык гариза җибәрелгән. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 160 шәһәр җиңүче булган, аларның 36 – монопрофильле статуска ия.  Бер ел элек 33 моношәһәр җиңү яулаган булган.  


27
август, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредит бирү үзәге эшкуарларга ел башыннан бирде 200 миллион сумнан артык акча алырга ярдәм иткән. 


26
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте урта һәм кече эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча карар раслаган. Мондый субъектларның сатып алуларда катнашуының мәҗбүри өлеше артачак. Алардан сатып алуның гомуми еллык күләме 20% урынына 25% тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта әлеге субъектлар гына катнаша ала торган сатып алулар нәтиҗәсендә алар белән төзелгән килешүләр бәясенең өлеше 18 проценттан 20 процентка кадәр артачак (кертелгән үзгәрешләрнең 1 пунктындагы "в" пунктчасының 3 абзацы).

Татарстан Республикасында авария хәлендәге һәм яшәү өчен яраксыз дип танылган торак фондыннан гражданнарны күчерү 2023 ел ахырына кадәр – планлаштырылган сроктан 2 елга алданрак тәмамланачак.

Татарстанның ике эре предприятиесе Идел буе федераль округында иң яхшы экспортерлар арасына эләккән. Аларга «Ел экспортеры» россиякүләм премиясе бирелгән. Шулай ук призлы урыннарны Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре дә алган.

30 августта үзмәшгульләр Бауман урамында Татарстан Фәннәр академиясе янәшәсендә җыелачак. Биредә ярминкә узачак, анда алар үзләре җитештергән товарларны тәкъдим итә алачак. 31 август көнне форум кысаларында үзмәшгульлекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу максатында хакимият органнары һәм эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашулар узачак. 


25
август, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы сыналучы төбәк буларак «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча типлаштырылган болытлы чишелеш» дәүләт мәгълүмат системасы (алга таба – мәгълүмат системасы) аша кара металл, төсле металл калдыкларын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату өчен лицензия бирү, аны үзгәртеп рәсмиләштерү, гамәлдән чыгару, лицензияләр реестрыннан өземтә бирү, лицензия реестрын формалаштыру хезмәтләре күрсәтүне күздә тоткан федераль лицензияләү системасына тест үткәрүдә катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International