Икътисад министрлыгында узган утырышта корылыкка бәйле рәвештә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм чаралары күрсәтү турында фикер алыштылар

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Республика Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эш төркеме утырышы узды. Утырыш сәнәгать парклары резидентларыннан һәм идарәче компанияләреннән Икътисад министрлыгы белән килешүләр төзүгә документлар тапшыру, шулай ук төбәк территориясендә аномаль коры һава торышына бәйле рәвештә агросәнәгать секторындагы вәзгыять мәсьәләләренә багышланган иде.

Икътисад министрлыгы сәнәгать паркларын аккредитацияләү һәм аларның идарәче компанияләре һәм резидентлары белән килешүләр төзү өчен документлар тапшыру мәсьәләсе буенча көн саен эш алып бара. Мондый механизм алга таба сәнәгать парклары субъектларына сәнәгать паркларын тулыландыру һәм авыл җирендә һәм шәһәр территорияләрендә урнашкан парклар арасында конкурентлы шартларны тигезләү өчен Министрлык тарафыннан эшләнгән кайбер ташламалар һәм ярдәм чаралары комплексын бирергә мөмкинлек бирәчәк.

Министрлык белән килешү булу электр энергиясенә чыгымнарны субсидияләү программасында катнашу, инженер һәм юл инфраструктурасы объектларын төзүгә 30 млн.сумга кадәр «Төзелеш» ташламалы займ алу мөмкинлеге бирәчәк.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә корылыкка бәйле вәзгыять булды. Аномаль коры җәйдән килгән зыянны киметү өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан финанс ярдәменең яңа чаралары – ташламалы микрозаймнар һәм махсус шартларда гарантия ярдәме күрсәтелде.

Шулай итеп, Министрлыкка караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды аграрийларга «Корылык» микрофинанс продуктын тәкъдим итә. Бу еллык 4,5% белән 3 айдан 2 елга кадәр чорга 300 меңнән 5 миллион сумга кадәр ташламалы займ. Займнарны гадәттән тыш хәл режимы кертелгән муниципаль районнарда эшләүче авыл хуҗалыгы эшкуарлары алырга мөмкин.

Шулай ук авыл җирендә эшчәнлек алып баручы эшкуарлар, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр (КФХ, шәхси эшкуарлар, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы һәм башка КУЭ субъектлары) өчен Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан «Агрокорылык» махсус продукты гамәлгә ашырыла. Продукт кысаларында, кредит алу өчен залог җитми торган эшкуар, киләсе шартларда Фонд поручительлеген ала:

- поручительлек суммасы – 10,0 млн. сумга кадәр;

- Фондның поручительлек өлеше – кредит суммасының иң күбе 70%;

- бүләкләү суммасы – поручительлек суммасының 0,5%.

Шулай ук, корылыктан зыян күргән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләр гамәлдәге кредитларны реструктурлаштыру һәм түләү вакытын арттыру өчен банкларга мөрәҗәгать итә ала.

Киңәшмә кысаларында корылыкка бәйле вәзгыять турында Түбән Кама, Аксубай, Бөгелмә һәм Питрәч муниципаль районнары вәкилләренең докладлары тыңланды. Вәзгыятькә мониторинг дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International