Икътисад министрлыгы корылыктан зыян күргән аграрийларга ярдәм чараларын арттыра

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

ТР Икътисад министрлыгына караган республиканың Гарантия фонды «Агрокорылык» дигән яңа ташламалы продукт эшләтеп җибәрде. Ул Татарстанда аномаль эссе җәй аркасында зыян күргән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен эшләнгән. 

Программа шартлары буенча, ТР Гарантия фонды финанс оешмасы тарафыннан +120 көнгә бирелгән займ акчаларын алып тору чорына 10 миллион сумга кадәр займ суммасының 70%ына поручитель була. Быелның ахырына кадәр авылда (КФХ, шәхси эшкуарлар, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары һәм башка КУЭ субъектлары) эшчәнлек алып баручы аграрийлар ярдәмнән файдалана ала.

«Корылык шартларында республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү бик мөһим. Без, ярдәм институты буларак, кече һәм урта бизнеска заем финансларын алырга  булышабыз. Бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен аеруча актуаль, чөнки әлеге категория эшкуарларның еш кына банкка янаган куркынычларны кисәтү өчен залоглары җитеп бетми. «Агрокорылык» продукты буенча без кредит суммасының 70% кадәр гарантия бирәбез», –ди Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин.

2021 ел башыннан Фонд республиканың 32 авыл хуҗалыгы җитештерүчесенә 106,5 млн.сум күләмендә хуплаган, бу аларга 1,7 млрд.сум акча алу мөмкинлеген бирде. Аграрийлар кредит акчаларын сезонлы кыр эшләрен башкаруга, техника, ашлама һәм ягулык-майлау материаллары сатып алуга сораган.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредит бирү үзәгенә дә мөрәҗәгать итә ала. Андагы белгечләр бушлай нигездә эшкуарларга ярдәм итү чаралары турында сөйләячәк, оптималь кредит продуктын сайларга, документлар пакетын җыярга һәм банкларга заявка җибәрергә булышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International