Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәрендә яңа уку елына 2 яңа мәктәп ачылачак

2021 елның 31 августы, сишәмбе

1 сентябрь – Белем көнендә Казан шәһәрендә илкүләм проектлар буенча төзелгән 2 яңа гомуми белем бирү йорты ачылачак.

Шулай итеп, «Салават күпере» торак районында «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» төбәк проекты кысаларында төзелгән 188 номерлы «Бионика» лицее үз ишекләрен ачачак, ә «ART City» торак комплексында 1 501 урынга исәпләнгән «Унбер» лицее үз укучыларын каршы алачак, аның төзелеше «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Торак» төбәк проекты кысаларында тормышка ашырылган.

Ике лицей да күп профильле, аларда сыйфатлы белем алу өчен заманча шартлар тудырылган: уку кабинетлары һәм лаборант бүлмәләре уңайлы һәм кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган, спорт белән шөгыльләнү өчен бассейннар бар, ә спорт залларында тренажерлар урнаштырылган. Шулай ук буш вакытларда ял итү зоналары да бар: бу мәктәп рестораннары һәм коворкинг-зоналар, коридорларда диваннар урнаштырылган, тирә-юнь территорияләре төзекләндерелгән.

ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International