Татарстан студентлары өчен эшкуарлык курслары уздырылачак

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм  фонды «КУЭ корпорациясе» АҖ тарафыннан эшләнгән «Эшкуар әлифбасы» дигән уку курсын уздыра. 

5 көнлек укыту кысаларында студентлар эшкуарлык эшчәнлеге алып бару буенча база белемнәрен алачак һәм «нульдән» үз бизнес-планын төзергә өйрәнәчәк. «Бизнес-идеяләрне генерацияләү» тренингының төп бурычы булып иң кулай һәм тормышка сәләтле бизнес-идеяләрне сайлап алу тора. 

Тренинг тәмамланганнан соң эшкуар уңышлы бизнес-идеяне сайлау критерийларын билгели, бизнеска идея эзләү чыганакларын билгели һәм бизнес өчен идея бәяләү инструментларын тормышка ашыру мөмкинлеген булдыра алачак.

Казанның КАИ бинасында 27 сентябрьдә «Бизнес-идеяләрне генерацияләү» тренингы узачак.
КФУның Алабуга филиалында 20-24 сентябрь көннәрендә «Эшкуар әлифбасы» тренингы узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International