ТР Икътисад министрлыгында контроль (күзәтчелек) органы карарларына, аның вазыйфаи затлары гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәр шикаять бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 2 сентябрендә ТР Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе субъектларында судка кадәр шикаять бирү буенча чараларны гамәлгә ашыру һәм аның механизмының аерым мәсьәләләре турында  фикер алыштылар. Чара видеоконференция режимында, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында»гы федераль законны Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә ашыру өчен кирәкле чараларны үтәү мәсьәләсе буенча  узды.

Киңәшмә статс-секретарь – Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев рәислегендә узды. Татарстан Республикасы ягыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Айрат Шәмсиев һәм республиканың контрольлек (күзәтчелек) органнары вәкилләре катнашты.

Алексей Херсонцев үзенең сәламләү чыгышында контрольлек (күзәтчелек) органы карарларына, аның вазыйфаи затлары гамәлләренә (гамәл кылмавына) судтан тыш шикаять бирүнең бары тик судка кадәр шикаять белдерелгәннән соң гына мөмкин булуы турында җиткерде һәм шикаятьнең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталын һәм (яисә) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең региональ порталларын кулланып, контрольлек итүче зат тарафыннан каралуга вәкаләтле органга тапшырылуы турында билгеләп үтте.

Лицензияләү, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, аккредитация һәм үзкөйләнеш өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Александр Вдовин үз докладында искәртеп узганча, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары тарафыннан  2022 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча  контрольлек (күзәтчелек) органы карарларына, дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда аларның вазыйфаи затлары гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәр шикаять бирү тәэмин ителәчәк.

Контрольдә тотучы зат тарафыннан шикаять бирү дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында шәхси кабинет аша ирекле тәртиптә башкарылырга тиеш.

Әлеге сервис контроль (күзәтчелек) органнары белән аралашу барышында гражданнар һәм эшкуарлар тарыган иң киң таралган тормыш хәлләре принцибы, шул исәптән тикшерү процедурасын бозу, билгеләнгән чаралар, вазыйфаи затның гамәлләре белән килешмәү яки шикаять буенча кабул ителгән карар белән килешмәү очраклары буенча да, гамәлгә ашырылачак.

Карарларны судка кадәр карап тикшерү системасы гражданнар һәм бизнесның дәүләт органнары белән хезмәттәшлеген тагын да уңайлырак итәчәк, вакыт һәм финанс чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бу механизм ярдәмендә контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлегенең нинди аспектлары иң күп кисәтү алуы турында объектив мәгълүмат алырга һәм аларның эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен чаралар күрергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 июленнән Россиядә дәүләт контроле (күзәтчелеге) федераль органнары (мәсәлән, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Роспотребнадзор) карарларына судка кадәр шикаять бирү процедурасы дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) аеруча киң таралган төрләре өчен кулланыла башлады.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталында эксперимент кысаларында электрон рәвештә контрольлек (күзәтчелек) органына шикаять бирергә, аны карауның барлык этапларын күзәтеп торырга һәм ведомствога бармыйча гына вазыйфаи затлар белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген бирә торган сервис булдырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International