Илкүләм проект кысаларында Икътисад министрлыгы Татарстан эшкуарларына бухгалтерия алып бару буенча бушлай хезмәт күрсәтәчәк

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Минем бизнес» төбәк үзәге республика эшкуарларына «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында бухгалтерлык, салым, кадрлар исәбен алу һәм хезмәт хакын исәпләү аутсорсингы буенча хезмәт күрсәтә башлады.

Салым салуның гадиләштерелгән яки гомуми системасын кулланучы һәм штатта ялланган өч хезмәткәре булган, хезмәт күрсәтү (транспорт белән ташу, такси, шәхси белем бирү хезмәтләре) өлкәсендә эшләүче эшкуарларга ярдәм итү өчен 6 айга бухгалтерияне алып баруда ярдәм күрсәтү каралган. Эшкуарларга «Минем бухгалтерия. Аутсорсинг» сервисыннан файдалану мөмкинлеге биреләчәк. Тәҗрибәле белгечләр бухгалтерияне һәм салым исәбе алып барырга, хисапларны тиешле органнарга тапшырырга ярдәм итәчәк.

Программаны тормышка ашыру өчен «Минем бизнес» төбәк үзәге җаваплы. Үзәк Татарстанның эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары өчен, шул исәптән бухгалтерия алып бару буенча да, финанс булмаган хезмәтләрнең киң спектрын күрсәтә. Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар хезмәт күрсәтүнең өч вариантыннан файдалана алалар:

1. Бухгалтерия, салым, кадрлар исәбе һәм хезмәт хакы исәпләү буенча комплекслы хезмәт күрсәтү. Белгечләр салымнарны исәпләп чыгара, хисапларны вакытында тапшырачак, кадрларны исәпкә алып, даими түләүләрне профессиональ рәвештә башкарып чыгачак. 2020 елда ЕНВД кулланган, 3 кешедән артмаган хезмәткәре, аена иң күбе 60 данә операцияләре саны булган, документлары (УПД, актлар, исәп-хисап фактуралары) бер айга 30 артмаган һәм номенклатурасында иң күбе 50 позиция булган шәхси эшкуарлар һәм УСНдагы оешмалар өчен өчен туры килә.

2. Хезмәт хакын исәпләү һәм кадрлар белән идарә итү. Сервис хезмәткәрләр белән исәп-хисапларны вакытында үткәрергә һәм кадрларга бәйле барлык мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Салым салуның теләсә кайсы системасы һәм хезмәткәрләр саны 9 кешедән артмаган оешмалар өчен туры килә.

3. Алдагы еллар өчен исәпкә алуны торгызу. Экспертлар компаниянең финанс һәм салым хисаплылыгын тәртипкә китерәчәк. Башта сезнең хисап базагызның торышын, кирәкле барлык документларның булу-булмавын һәм аларны төзүнең төгәллеген тикшерәчәкләр. Мондый аудит кайсы документны төзәтергә яки торгызырга кирәк булуын аңларга ярдәм итәчәк. 2020 елда ЕНВД кулланган һәм 3 кешегә кадәр хезмәткәрләре булган УСН файдаланучылар өчен туры килә.

Хезмәт күрсәтү өчен гаризаны Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 адресы буенча бирергә мөмкин.

Хезмәт күрсәтү терминалда документлар тапшыру өчен талон алып тере чират тәртибендә яисә www.uslugi.tatarstan.ru сайтында алдан язылып гамәлгә ашырылырга мөмкин, шулай ук ТР теләсә кайсы муниципаль берәмлегендә Фондның төбәк вәкиленә дә мөрәҗәгать итәргә була.

Консультация сорап 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының максаты – үсешенең барлык этапларында: старт идеясеннән башлап, киңәюгә һәм экспортка чыгуга кадәр – бизнеска ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән илкүләм проектлар 2019 елда башланып китте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International