Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2022 елга тикшерүләр үткәрү планы төзелде

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан кара һәм төсле металл калдыкларын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату өчен лицензияләре булган юридик затларны, шәхси эшкуарларны 2022 елга тикшерү планы формалаштырылды һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасына килештерү өчен җибәрелде.

Килештерелгән план Россия Федерациясе прокуратурасының бердәм порталында «Контрольлек (күзәтчелек) чараларының бердәм реестры/Бердәм тикшерүләр реестры» (proverki.gov.ru)  бүлегендә һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми интернет-сайтында (https://mert.tatarstan.ru/) урнаштырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елда планлы контрольлек (күзәтчелек) чаралары, кече эшкуарлык субъектларына карата планлы тикшерүләр үткәрү үзенчәлекләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 08.09.2021 ел, № 1520 карары нигезендә, кече һәм урта бизнес өчен күзәтчелек каникуллары озайтылды. Лицензия контроленә кагылышлы планлы тикшерүләр искәрмә булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International