Россия Федерациясендә 2021-2025 елларга конкуренцияне үстерүнең илкүләм планы расланган

2021 елның 17 сентябре, җомга

РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 2 сентябрендәге 2424-р номерлы күрсәтмәсе белән 2021-2025 елларга конкуренцияне үстерүнең яңа илкүләм планы кабул ителгән.

Илкүләм планның түбәндәге бурычлары билгеләнде: товар базарларында намуслы конкуренцияне үстерү, товарлар белән тәэмин итүчеләр һәм кулланучылар өчен каршылыкларны киметү, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, монополиягә каршы һәм тарифларны җайга салуны цифрлаштыру. Моннан тыш, планның максатлары: хуҗалык итүче субъектларга дәүләт һәм муниципаль преференцияләрне унификацияләү һәм системага салу, икътисадый мөнәсәбәтләрне дәүләти җайга салу чараларын икътисадый кызыксындыру чараларына алыштыру.

Илкүләм план икътисадның аерым тармакларында (агросәнәгать комплексы, мәгълүмат технологияләре, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсе, финанс базарлары, табигать ресурслары, электр энергетикасы, транспорт өлкәсе, мәгариф өлкәсе, сәламәтлек саклау өлкәсе, җирләү хезмәтләре күрсәтү, энергетика, химия сәнәгате һәм нефть-газ химиясе сәнәгате, төзелеш, сәүдә, урман комплексы) конкуренция үсешенең көтелгән нәтиҗәләрен үз эченә ала. Бу биржада сатыла торган авыл хуҗалыгы товарлары номенклатурасын киңәйтү дә, тимер юл транспортында йөк ташу кысаларында йөк җибәрүчеләрнең, ташучыларның һәм операторларның үзара хезмәттәшлеген тәэмин итә торган цифрлы платформа булдыру да.

Яңа илкүләм планга карап, РФ субъектларына 2022 елның 1 гыйнварына кадәр 2025 елга кадәр конкуренцияне үстерүнең яңа юл карталарын расларга тәкъдим ителгән.

Хәзерге вакытта Министрлык тарафыннан яңа Юл картасы проектын әзерләү буенча эш алып барыла инде.

Агымдагы эш турында мәгълүмат белән Министрлык сайтының «Конкуренцияне үстерү» бүлегендә танышырга мөмкин (https://mert.tatarstan.ru/competition_development.html).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International