Роман Әмирханов КФУ студентлары алдында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше турында лекция белән чыгыш ясады

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Быелның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисадый мониторинг департаменты башлыгы Роман Әмирханов К(И)ФУ Икътисад, идарә һәм финанс институтының «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча белем алучы беренче курс студентлары алдында лекция белән чыгыш ясады. Лекция Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә багышланган иде.

Министр урынбасары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркеме кысаларында министрлыклар һәм муниципаль районнар белән уртак эш алып баруы турында сөйләде. Бүген икътисадта билгесезлек факторлары, шул исәптән эпидемиологик вәзгыять белән бәйле шартларда, барлык дәрәҗәдәге хакимият, предприятиеләр һәм оешмаларның координацияләнгән эшен тәэмин итү, килеп туган проблемаларны оператив рәвештә хәл итү һәм икътисадый үсеш резервларын ачыклау өчен оператив рәвештә җавап бирү мөһим.

Роман Әмирханов 2021 елда республика хакимияте органнары алдында торган кайбер бурычларны санап үтте: бу – тулаем региональ продуктны, сәнәгый җитештерүне үстерү, инвестиция климатын яхшырту, эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын яхшырту һ.б.

Лекциядә шулай ук Татарстан Республикасын Россия Федерациясе субъектлары белән төп социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча чагыштыру нәтиҗәләре дә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International