Икътисад министрлыгында контроль (күзәтчелек) өлкәсендә федераль законнар чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2021 елның 17 сентябре, җомга

2021 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдә контрольлек (күзәтчелек) эшчәнлеген җайга салучы федераль законнарны гамәлгә ашыру өчен норматив хокукый актлар проектларын әзерләү турында фикер алыштылар. Чара видеоконференция режимында, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында»гы федераль законны Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә ашыру өчен кирәкле чараларны үтәү мәсьәләсе буенча  узды.

Чарада Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Лицензияләү, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, аккредитация һәм үзкөйләнеш өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Александр Вдовин һәм аның урынбасары Игорь Судец катнашты. Татарстан Республикасы ягыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.

Александр Вдовин сәламләү чыгышында monitoring.ar.gov.ru мәгълүмат системасына региональ дәүләт контроленең (күзәтчелегенең), муниципаль контрольнең төрләре турындагы нигезләмәләрне (алга таба – Нигезләмә) әзерләү барышы турында белешмәләр кертү статистикасын җиткерде һәм 2021 елның 1 октябренә кадәр нигезләмәләр эшләргә һәм кабул итәргә, шулай ук ел саен кабул ителә торган планлы контрольлек (күзәтчелек) чараларын үткәрү планнары проектларын прокуратура органнарына килештерүгә җибәрергә кирәклеген билгеләп үтте.  Контрольлек объектларын куркынычның аерым категорияләренә кертү турында мәгълүматны контрольлек (күзәтчелек) органнарының рәсми сайтларында урнаштырырга кирәк.

Лицензияләү, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, аккредитация һәм үзкөйләнеш өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Игорь Судец үз нотыгында контрольлек (күзәтчелек) органнарына региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге контрольлек (күзәтчелек) төрләре турында мәгълүмат кертү, шулай ук аларны Контроль төрләренең бердәм реестрында тасвирлау кирәклеген искәртте.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта барлык контрольлек (күзәтчелек) органнары тарафыннан нигезләмәләрне эшләү һәм раслау һәм тиешле мәгълүматны monitoring.ar.gov.ru мәгълүмат системасына үз вакытында кертү эше оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International