Кулланылган электр энергиясе өчен чыгымнарның бер өлешен каплау өчен килешүләр төзүгә гаризалар сайлап алу игълан ителде

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Электр энергиясе өчен чыгымнарның бер өлешен каплауга килешү төзүгә сайлап алуда катнашуга гариза бирүчеләр игътибарына!

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә: 2021 елның 23 сентябрендә 09.00 сәгатьтән башлап кулланылган электр энергиясе өчен чыгымнарның бер өлешен каплауга гаризалар кабул ителә башлый.

Гаризалар 29 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк.

Гаризаларны кабул итү урыны – 420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55, «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ, 521 кабинет.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2021 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булган индустриаль (сәнәгать) парклары резидентларына һәм идарәче компанияләренә кулланылган электр энергиясе чыгымнарын түләү чыгымнарын каплауга субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» 2021 елның 28 июнендәге 505 номерлы карары (алга таба – Тәртип). 

Гариза бирүче түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш:

- гариза бирүченең салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар түләү буенча үтәлмәгән йөкләмәләре булмаска тиеш;

- Татарстан Республикасы бюджетына, шул исәптән башка хокукый актлар нигезендә бирелгән субсидияләрне, бюджет инвестицияләрен кире кайтару буенча, шулай ук Татарстан Республикасы алдындагы акчалата йөкләмәләр буенча кичектерелгән (җайга салынмаган) бурычлары булмаска тиеш;

гариза бирүче – юридик зат үзгәртеп кору (мөрәҗәгать итүчегә башка юридик затны кушу формасында үзгәртеп корудан тыш), бетерелү процессында тормаска, аңа карата банкротлык процедурасы кертелмәгән, аның эшчәнлеге Россия Федерациясе законнарында каралган тәртиптә туктатылмаган, ә мөрәҗәгать итүче – шәхси эшкуарның шәхси эшкуар сыйфатындагы эшчәнлеге туктатылмаган булырга тиеш;

чит ил юридик заты, шулай ук устав (җыелма) капиталында Россия Федерациясе Финанс министрлыгы раслый торган салым салуның ташламалы салым режимын бирүче һәм (яки) юридик затларга (оффшор зоналарга) карата финанс операцияләрен уздырганда мәгълүмат ачуны һәм тапшыруны күздә тотмаучы дәүләтләр һәм территорияләр исемлегенә кертелгән дәүләттә яки территориядә теркәлгән чит илләрнең юридик затларының катнашу өлеше җыеп исәпләгәндә 50 проценттан артып китмәгән Россия юридик заты булып тормаска тиеш;

- Тәртипнең 1.1 пунктында күрсәтелгән максатларга Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары нигезендә Татарстан Республикасы бюджетыннан акча алучы булып тормаска тиеш;

- кредит оешмасы, иминият оешмасы (кулланучылар кооперативыннан тыш), инвестиция фонды, дәүләтнеке булмаган пенсия фонды, кыйммәтле кәгазьләр базарында профессиональ катнашучы, ломбард булып тормаска тиеш;

- продукция бүлешү турындагы килешүләрдә катнашучы булып тормаска тиеш;

- уен бизнесы өлкәсендә эшкуарлык эшчәнлеге алып бармаска тиеш;

- Россия Федерациясенең халыкара килешүләрендә каралган очраклардан тыш, валютаны җайга салу һәм валюта контроле турында Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә Россия Федерациясе нерезиденты булып тормаска тиеш;

- эшчәнлегенең бер төре булып, әгәр Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан башкасы каралмаган булса, гомумтаралган файдалы казылмалардан тыш, акцизланырга тиешле товарларны җитештерү һәм (яки) сату, шулай ук файдалы казылмаларны чыгару һәм (яки) сату тормаска тиеш.

Гариза бирү тәртибе.

Гариза бирүче «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ түбәндәге документларны үз эченә алган, Тәртип таләпләре нигезендә рәсмиләштерелгән кәгазь гариза тапшыра:

- кулланылган электр энергиясе чыгымнарын түләү буенча чыгымнарның бер өлешен кайтаруга кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булып торган индустриаль (сәнәгать) паркларның резидентларына һәм идарәче компанияләренә 2021 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алуга гариза (Тәртинең 1 нче кушымтасына ярашлы форма буенча), ул гариза бирүче, тапшырыла торган гариза, сайлап алуга бәйле рәвештә гариза бирүче турында башка төрле мәгълүматны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә бастырып чыгаруга (урнаштыруга) ризалыкны үз эченә ала;

- гариза бирүченең әлеге Тәртипнең 2.1 һәм 2.2 пунктлары нигезләмәләренә туры килүен раслый торган гарантия хаты (әлеге Тәртипкә 2 нче кушымта нигезендәге форма буенча);

- көчәнешнең фактта кулланылган диапазоны (дәрәҗәсе) СН-I, СН-II, НН, ВН – югары көчәнеш диапазоны (дәрәҗәсе) турында мәгълүматны үз эченә алган, (электр энергиясе белән тәэмин итүче оешма тарафыннан таныкланган) электр энергиясе куллану исемлегенең күчермәсе;

- электр энергиясе белән тәэмин итүгә хезмәт күрсәтүне раслый торган килешү күчермәсе (электр энергиясе белән тәэмин итүче оешма тарафыннан таныкланган); 

- кулланылган электр энергиясе өчен чыгымнарны түләүне раслый торган түләү йөкләмәләренең күчермәләре (түләү үткәрүне гамәлгә ашыручы кредит оешмасы тарафыннан таныкланган);

- гариза бирелгән айның 1 нче көненә гариза бирүче белән электр энергиясе белән тәэмин итүче оешма арасында үзара исәп-хисапларны чагыштыру актының күчермәсе (электр энергиясе белән тәэмин итүче оешма тарафыннан таныкланган);

- штат санын күрсәтеп, гариза бирүченең гамәлдәге штат расписаниесенең вәкаләтле затның имзасы белән таныкланган һәм гариза бирүченең мөһере (булган очракта) белән расланган күчермәсе яисә штат саны турындагы мәгълүматны үз эченә алган, вәкаләтле затның имзасы белән таныкланган һәм гариза бирүченең мөһере (булган очракта) белән расланган гамәлдәге башка документ;

- устав күчермәсе (юридик затлар өчен);

- шәхесне раслаучы документ күчермәсе (шәхси эшкуарлар өчен);

- юридик затны дәүләт теркәвенә алу турында таныклык күчермәсе (физик затны шәхси эшкуар буларак дәүләт теркәве турында таныклык күчермәсе) яисә Юридик затларның (Шәхси эшкуарларның) бердәм дәүләт реестрыннан язу кәгазе күчермәсе;

- салым органында исәпкә кую турында таныклык күчермәсе;

- юридик зат исеменнән ышаныч кәгазеннән башка эш итәргә хокуклы затны билгеләү турындагы беркетмәнең һәм (яки) вәкаләтләрне тапшыру турындагы килешүнең күчермәсе (мондый зат булып идарәче компания торган очракта);

- гариза бирелгән айның 1 нче көненә Федераль салым хезмәтенең «Салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар буенча исәп-хисапларның торышы турында белешмәләрнең формаларын, аларны тутыру тәртибен һәм белешмәләрне электрон формада тапшыру форматларын раслау турында» 2016 елның 28 декабрендәге ММВ-7-17/722@ номерлы боерыгы белән расланган форма буенча оешмаларның һәм шәхси эшкуарларның салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар буенча исәп-хисаплары торышы турында салым органы белешмәсе;

- Тәртипнең 5 нче кушымтасы нигезендәге форма буенча шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык;

- әлеге Тәртип кысаларында, гариза тапшыра торган затта мөрәҗәгать итүче исеменнән гариза тапшыру һәм гариза составына керә торган документларны имзалау хокукы булуын раслый торган, Россия Федерациясе законнары нигезендә рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе яки аның оригиналы (гариза ышаныч кәгазеннән башка мөрәҗәгать итүче исеменнән башка эш итү хокукына ия булмаган зат тарафыннан тапшырылган очракта) яисә аның нотариаль таныкланган күчермәсе.

Мөрәҗәгать итүче шулай ук вәкаләтле оешмага түбәндәге документларның да күчермәләрен тапшырырга хокуклы:

- гариза бирелгән айның 1 нче көненә Федераль салым хезмәтенең «Салым түләүче затның (җыем түләүченең, иминият кертемнәрен түләүченең, салым агентының) салымнарны, җыемнарны, иминият кертемнәрен, пеняларны, штрафларны, процентларны түләү йөкләмәләрен үтәве турында белешмә формасын, аны тутыру тәртибен һәм аны электрон формада тапшыру форматын раслау хакында» 2017 елның 20 гыйнварындагы ММВ-7-8/20@ номерлы боерыгы белән расланган форма буенча салым түләүче затның (җыем түләүченең, иминият кертемнәрен түләүченең, салым агентының) салымнарны, җыемнарны, иминият кертемнәрен, пеняларны, штрафларны, процентларны түләү йөкләмәләрен үтәве турында салым органы белешмәсе;

- гариза бирелгән айның 1 нче көненә Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрыннан өземтә;

- гариза бирелгән айның 1 нче көненә Юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтә;

- индустриаль (сәнәгать) парк территориясендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында вәкаләтле орган белән килешү.

Гариза бирүче әлеге пунктта күрсәтелгән документларны тапшырмаган очракта, вәкаләтле оешма әлеге мәгълүматларны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә яисә ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибендә яисә вәкаләтле органнан документлар тапшыру турындагы рәсми мөрәҗәгать нигезендә соратып ала.

Тапшырыла торган белешмәләрнең дөрес булмавы, шулай ук документларны ялганлап төзегән өчен мөрәҗәгать итүчеләр Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплы була.

Гариза биргәндә тапшырыла торган барлык документлар барлык пунктлар буенча да төгәл бастырылган һәм тутырылган булырга тиеш (мәгълүматлар булмаган очракта сызык куела). Мөһер (булган очракта) белән беркетелгән һәм мөрәҗәгать итүченең җитәкчесенең яки ул вәкаләт биргән затның имзасы белән таныкланган төзәтүләрдән тыш, чистарту һәм төзәтүләр кертү рөхсәт ителми.

Гаризаның барлык кәгазьләре дә номерлы булырга тиеш. Гариза тегелгән һәм мөрәҗәгать итүченең җитәкчесенең яки ул вәкаләт биргән затның имзасы һәм гаризаның икенче ягында кәгазьләрнең гомуми санын күрсәтеп, мөрәҗәгать итүченең мөһере (булган очракта) белән таныкланган булырга тиеш. 

Гариза әзерләгәндә барлыкка килә торган барлык куркынычларны һәм чыгымнарны гариза бирүче үз өстенә ала.

Гаризаларны карау кагыйдәләре.

Гариза алынган көнендә, килгән датасын һәм вакытын күрсәтеп, вәкаләтле оешма тарафыннан гаризаларны кабул итү реестрында теркәлә. Гаризага аларны теркәгәннән соң үзгәрешләр кертү рөхсәт ителми. Гаризаларны кабул итү срогы башланганчыга кадәр яки гаризаларны кабул итү вакыты узганнан соң вәкаләтле оешмага килгән гариза теркәлми, сайлап алуда катнашуга кертелми, каралмый.

Сайлап алуны уздыру турындагы игъланда күрсәтелгән гаризаларны кабул итү вакыты тәмамланган көннән соңгы икенче көннән соң эш көннәрендә исәпләнә торган 15 көнлек срокта вәкаләтле оешма тапшырылган документларны Тәртипнең 3.1, 3.2, 3.4 пунктларында билгеләнгән таләпләргә һәм Тәртипнең 2.1, 2.2 пунктларында билгеләнгән критерийларга туры килүе буенча тикшерә һәм вәкаләтле орган раслаган форма буенча тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат формалаштыра.

Вәкаләтле оешма, әлеге пунктның беренче абзацында күрсәтелгән срок тәмамланганнан соң өченче эш көненнән дә соңга калмыйча, гаризаны һәм әлеге пунктның беренче абзацында күрсәтелгән тикшерү нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны вәкаләтле органга җибәрә.

Вәкаләтле орган, вәкаләтле органга алынган көненнән башлап 15 эш көненнән артмаган срокта, алынган гаризаларны карый һәм гаризаны кире кагу яки сайлап алуда җиңүче дип тану һәм вәкаләтле орган раслаган формалар буенча субсидия бирү турында карарлар кабул итә.

Гаризаны кире кагу өчен түбәндәгеләр нигез булып тора:

- гариза бирүченең Тәртипнең 2.1 пунктында каралган таләпләргә туры килмәве;

- сайлап алу турында игъланда билгеләнгән сайлап алуда катнашучы тарафыннан бирелгән гаризаларның һәм документларның сайлап алуда катнашучыларның гаризаларына карата таләпләргә туры килмәве;

- гариза бирүче тапшырган мәгълүматның, шул исәптән юридик затның урнашу урыны һәм адресы турындагы мәгълүматның, дөрес булмавы;

- гаризаның гаризаларны тапшыру өчен билгеләнгән дата һәм (яки) вакыт узганнан соң тапшырылуы;

- гариза бирүченең Тәртипнең 2.2 пунктында каралган сайлап алу критерияләренә туры килмәве;

- вәкаләтле органнан әлеге Тәртипнең 4 нче кушымтасы нигезендәге форма буенча бюджет ассигнованиеләре җитеп бетмәү аркасында субсидия күләмен киметү турындагы белдерү җибәрелгән көннән башлап өч эш көне эчендә гариза бирүче тарафыннан белдерүгә җавап итеп язмача ризалык тапшырылмавы;

- бюджет йөкләмәләре лимитларының булмавы.

Вәкаләтле орган, әлеге пунктның өченче абзацында күрсәтелгән карарлар кабул ителгәннән соң киләсе эш көненнән дә соңга калмыйча, әлеге пунктның өченче абзацында күрсәтелгән гаризаларны һәм карарларны вәкаләтле оешмага тапшыра.

Вәкаләтле орган, әлеге пунктның өченче абзацында күрсәтелгән карарлар кабул ителгән көннән соңгы өченче эш көненнән дә соңга калмыйча, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә вәкаләтле органның бердәм порталында һәм рәсми сайтында түбәндәге белешмәләрне үз эченә алган мәгълүматны урнаштыра:

- гаризаларны карау датасы, вакыты һәм урыны;

- гаризалары каралган мөрәҗәгать итүчеләр турында мәгълүмат;

- сайлап алуда катнашып, гаризалары кире кагылган затлар турында мәгълүмат, аларны кире кагу сәбәпләрен, шулай ук мондый гаризалар туры килми торган сайлап алу уздыру турындагы игълан нигезләмәләрен күрсәтеп;

- сайлап алуны узган, үзләре белән килешүләр төзелә торган мөрәҗәгать итүчеләрнең исемнәре һәм аларга бирелә торган субсидияләр күләме.

Субсидияләр гаризаларны кабул итү датасы һәм вакыты буенча беренче булып гариза биргән мөрәҗәгать итүчедән башлап, әлеге Тәртип таләпләренә туры килә торган мөрәҗәгать итүчеләргә бирелә.

Гариза бирүче Килешүне имзаларга тиешле срок.

Килешү вәкаләтле орган тарафыннан вәкаләтле орган раслаган форма буенча Килешү төзү турында карар кабул ителгәннән соң 7 эш көне эчендә төзелә.

Гариза бирүчене Килешү төзүдән читләшкән зат сыйфатында тану шартлары.

Әгәр гариза бирүче вәкаләтле орган тарафыннан Килешү төзү турында карар кабул ителгән көннән башлап 7 көнлек срокта Килешүне имзаламаса, ул Килешүне имзалаудан читләшкән зат буларак санала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International