ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2021 ел
җомга

Быел Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә багышланган журналист эшләре конкурсына 44 журналисттан 110нан артык иҗат материалы алынды. Иң яхшы эш авторларын Казанда Эшкуар йортында бүләкләделәр.

«Алабуга» махсус икътисадый зонасы Россия кластерлар һәм технопарклар үсеше ассоциациясе тарафыннан Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә әзерләнгән Сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зоналарның һәм порт төрләренең инвестиция җәлеп итүчәнлегенең бишенче илкүләм рейтинг лидерлары исемлегендә беренче урынны алган.


16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 15-16 декабрендә КУЭ федераль корпорациясе вәкилләре ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасында эшкуарлыкка дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруга багышланган күчмә стратегик сессия уздырды.

Татарстан сәүдә үзәкләрендә үзмәшгульләр өчен яңа ел ярминкәләре ачылачак, анда кул эшләре һәм якыннар өчен эксклюзив бүләкләр сатып алырга мөмкин булачак.

Бөтен республикадан үзмәшгульләр бәйрәм бүләкләре өчен идеяләр сыйфатында үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим иттеләр. Автокалада яшәүчеләр кулдан эшләнгән товарлар һәм якыннары өчен эксклюзив сувенирлар сатып ала алды.  

2021 елның 17 декабрендә 13-00 сәгатьтән 18-00 сәгатькә кадәр «КидСпейс» балалар шәһәре мәйданчыгында Татарстан Республикасы мәктәп бизнес-компанияләренең традицион Яңа ел хәйрия ярминкәсе узачак. Быел яшь эшкуарлар, Бөгелмә укучысына Израильдә дәвалану узарга ярдәм итү өчен, үз компанияләренең продукциясен сатачаклар. Марсель Сәлахетдинов саркомага каршы көрәшә. 


15
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

15 декабрьдә «Минем бизнес» үзәкләре эшчәнлегенә 2021 елда башлангыч йомгак ясау һәм киләсе елга ярдәм инфраструктурасының төп бурычларын билгеләү өчен Мәскәүдә «Минем бизнес» үзәкләре җитәкчеләре белән челтәр киңәшмәсе узды.


13
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Моношәһәрләрне үстерү фонды (ВЭБ.РФ  төркеме) Татарстан Республикасының Түбән Кама моношәһәрендә «Акыллы машиналар» суыткыч җайланмасы җитештерү компаниясенә автомобиль юлы төзелешен финанслаячак. Фонд бүлеп биргән акча суммасы 80 млн сум тирәсе тәшкил итәчәк. Инвестпроектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 300 эш урыны булдырылачак. 

2021 елда үзмәшгульләр өчен уңай шартлар тудыру максатында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча үзмәшгульләргә субсидияләр бирү программасын башлап җибәрде.

2021 елның 15-16 декабрь көннәрендә Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация (КУЭ корпорациясе) вәкилләре ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасында кече һәм урта компанияләргә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруга багышланган стратегик сессия уздырачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International