2021 елның 15-16 декабрендә КУЭ федераль корпорациясе вәкилләре ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасында эшкуарлыкка дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруга багышланган күчмә стратегик сессия уздырды.
Эшкур йорты ике көнгә шау-шулы дискуссия һәм идарә инициативаларын һәм төбәк эшкуарларына ярдәм итү буенча тәкъдимнәр әзерләү мәйданчыгына әверелде – Казанда Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорациянең стратегик сессиясе узды.
Стратегик сессия кысаларында эшкуарларга мөлкәти һәм ташламалы финанс ярдәме инструментларыннан, 223-ФЗ номерлы федераль закон буенча сатып алулардан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү, шулай ук КУЭ цифрлы платформасын үстерү һәм республика электрон сервисларын аның функционалында интеграцияләү мәсьәләләренә багышланган берничә эшлекле киңәшмә һәм түгәрәк өстәл утырышы узды.
Чараның форматы «Минем бизнес» республика үзәгенең YouTube-каналында электрон элемтә каналлары буенча тоташу һәм трансляцияләү мөмкинлеген күздә тоткан иде. Чарада Корпорациянең Казанга килгән җитәкче составы, төбәк һәм муниципаль хакимият органнары, республиканың барлык районнарыннан бизнес-бергәлек һәм эшлекле берләшмәләр вәкилләре - барлыгы 500 вәкил катнашты.
Катнашучылар, әлеге юнәлеш кысаларында, КУЭ субъектларына мөлкәти ярдәм күрсәтүне гамәлгә ашыру һәм региональ һәм муниципаль законнарны камилләштерү буенча, бизнесның һәм үз-үзенә эшләүче гражданнарның финанс программаларында катнашуын, шулай ук Корпорация инструментларын куллану дәрәҗәсен арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләде.
Стратсессиянең төп темасы бизнеска ярдәм итү инфраструктурасының төбәк оешмаларын һәм Татарстанның цифрлы сервисларын КУЭ цифрлы платформасына тоташтырудан гыйбарәт иде. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында эшләнә торган КУЭ цифрлы платформасының максаты – бизнеска ярдәмче булу һәм эшкуарларга хезмәтләр күрсәтү һәм компания үсешенең барлык этапларында бер ишарә аралыгында ярдәм чараларын алу мөмкинлеген тәэмин итү.
«МСП» корпорациясе» АҖ Бизнесы өчен күрсәтелә торган хезмәтләрне һәм сервисларны үстерү һәм таныту дирекциясе җитәкчесе урынбасары Артем Вилисов билгеләп үткәнчә, ахыргы хәлдә платформа теләсә кайсы эшкуарга үзе һәм бизнесы турында бөтен мәгълүматны алырга, шулай ук хәзерге вакытта аңа нинди ярдәм чаралары күрергә мөмкин булуы турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.
«Безнең проект федераль дәрәҗәдә бердәм платформа ясарга мөмкинлек бирәчәк, анда эшкуар аңа нинди ярдәм чаралары кулланылачагын, төбәктә һәм муниципалитетта нинди субсидияләр ала алуын белә алачак. Өстәвенә, боларның барысы да, эшкуар хәленә карап, индивидуаль», — дип ассызыклады Вилисов.
Платформа дәүләт ярдәменең барлык чараларыннан бердәм файдалана алу ноктасы булачак, дип планлаштырыла. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы дәүләтнең идарә корылышындагы алдынгы цифрлы сервислары һәм чишелешләре платформага интеграцияләнәчәк төбәкләрнең беренчесе булачак.
«Ярдәмнең барлык чараларыннан бердәм файдалана алу чарасын эшләү ярдәм алучылар санын арттыруга этәргеч ясый, эшкуарлар кая да булса бару зарурлыгыннан башка гына да әлеге чараларны куллана алачак. Моннан тыш, платформа ярдәмнең һәркем файдалана алырлык программалары турында дистанцион рәвештә белешмә алу мөмкинлеге дә булачак», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин.
Корпорациянең Региональ үсеш дирекциясе җитәкчесе Андрей Чуев ассызыклаганча, Татарстан берничә тапкыр Корпорация инициативаларын тормышка ашыру өчен сынау төбәге булды. Ул республикага актив катнашуы һәм чараны югары дәрәҗәдә оештыруы өчен рәхмәт белдерде, шулай ук киләсе елда да шундый ук чара үткәрергә тәкъдим итте.
Искәртеп узабыз, бу чара КУЭ корпорациясенең Татарстанда уза торган беренче генә күчмә стратегик сессиясе түгел, 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында стратсессия Казан Экспо мәйданчыгында узган иде.