ВЭБ.РФ төркеме Түбән Камада суыткыч җиһазлар җитештерүгә юл төзелешен финанслаячак

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

Моношәһәрләрне үстерү фонды (ВЭБ.РФ  төркеме) Татарстан Республикасының Түбән Кама моношәһәрендә «Акыллы машиналар» суыткыч җайланмасы җитештерү компаниясенә автомобиль юлы төзелешен финанслаячак. Фонд бүлеп биргән акча суммасы 80 млн сум тирәсе тәшкил итәчәк. Инвестпроектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 300 эш урыны булдырылачак. 

«Моношәһәрләрне үстерүдә безнең өстенлекле бурычыбыз – инвестицияләр җәлеп итү, социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү һәм халыкның тормыш эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар тудыру. Шул максатта Татарстан республика моношәһәрләре территориясендә эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда Фонд белән уңышлы хезмәттәшлек итә. «Акыллы машиналар» резидентының тагын бер проекты Фондтан дәүләт ярдәмен алачак, бу күрсәтелгән срокларда проектны тормышка ашырырга һәм Түбән Каманы югары технологияле җитештерү һәм яңа эш урыннары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Моношәһәрләрне үстерү фонды акчалары исәбеннән автомобиль юлы төзү җитештерүне транспорт мөмкинлеге белән тәэмин итүе өстенә, «Түбән Кама» сәнәгать паркының 2 чиратын да үстерүгә ярдәм итәчәк.

Юл төзелешенең гомуми бәясе – 135 млн.сум. 

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның җәендә «Акыллы машиналар» ҖЧҖ компаниясе МОНОГОРОДА.РФ фонды линиясе буенча 240 млн.сум алды, аның ярдәмендә производствода бер ишекле һәм ике ишекле суыткыч шкафлары җитештерүгә кирәкле технологик җиһазлар сатып алыначак. Инвестпроектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча, предприятиенең куәте елына 30 мең суыткыч тәшкил итәчәк.

РФ Хөкүмәте тарафыннан, үсеш институтларын реформалаштыру кысаларында, 2021 елда Моношәһәрләрне үстерү фондын бетерү турында карар кабул ителде. Бүгенге көндә МОНОГОРОДА.РФ фонды үз йөкләмәләрен ВЭБ.РФ тапшырып бетергәнчегә кадәр заявкалар кабул итүне дәвам итә. Фонд тарафыннан финансланырга өлгермәгән проектлар карау өчен дәүләт корпорациясенә тапшырылачак.

Моношәһәрләрне үстерү фонды ВЭБ.РФ төркеме составына керә, аның эшчәнлеге илкүләм үсеш максатларына ирешүгә юнәлдерелгән. ВЭБ.РФ төркеме өчен кешеләр тормышы өчен уңайлы шартлар тудыру һәм илнең сәнәгать, инфраструктура, чимал булмаган экспорт, кече һәм урта бизнес, шәһәр икътисады, инновацияләр һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә алга таба үсеше өчен дәүләт һәм хосусый инвестиция ресурсларын берләштерү өстенлекле бурыч булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International