Чаллыда үзмәшгульләр өчен яңа ел алды ярминкәсе узды

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Бөтен республикадан үзмәшгульләр бәйрәм бүләкләре өчен идеяләр сыйфатында үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим иттеләр. Автокалада яшәүчеләр кулдан эшләнгән товарлар һәм якыннары өчен эксклюзив сувенирлар сатып ала алды.  

10 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр Чаллы шәһәренең Сөембикә проспекты, 2/19 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгендә үзмәшгульләрнең яңа ел ярминкәләре узды. Үз эшләнмәләрен һәм продукцияләрен Түбән Кама, Чаллы, Казан, Алабуга һәм Алексеевскидан тәҗрибәле һәм эш башлап җибәрүче үзмәшгульләр дә тәкъдим итте. Өч көн эчендә 1000 дән артык кеше кул эше – өй сыры, как, тәм-томнар һәм крафт сувенирлары – бизәнү әйберләре, уенчыклар, ташлардан ясалган эшләнмәләр, шәмнәр сатып алган. Ярминкә барышында анда катнашучылар 250 000 сумнан артык акча эшләгәннәр.

Татарстан Республикасында үзмәшгульләрнең ярминкәләре  бизнесны алга җибәрүнең өстәмә мәйданчыкларын оештыру һәм бирү исәбенә үзмәшгульлек институтын үстерү һәм популярлаштыру максатында һәм үзмәшгульләрнең проблемалы бурычларын хәл итү юлы белән гамәлгә ашырыла. Күргәзмә чаралары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм проекты кысаларында оештырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International