Үзмәшгульләр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан беренче субсидияләрне ала башладылар

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

2021 елда үзмәшгульләр өчен уңай шартлар тудыру максатында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча үзмәшгульләргә субсидияләр бирү программасын башлап җибәрде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ «Һөнәри эшчәнлекне гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итү максатларында махсус салым режимын кулланучы физик затларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү» программасы буенча гариза тапшырган үзмәшгуль гражданнарга субсидияләрнең беренче түләүләрен бирә башлады.

Гаризалар 2021 елның 11 октябреннән 9 ноябренә кадәр кабул ителгән. Барлыгы 476 гариза кабул ителгән. 2021 елның 9 декабренә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 25 млн сумга якын субсидия бирү турында уңай карарлар кабул ителде. Исегезгә төшерик, программа бюджеты 50 млн сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта гаризаларны эшкәртү эше дәвам итә.

Алынган акчаларны үзмәшгульләр продукция җитештерү яки хезмәт күрсәтү өчен кирәкле чыгым материаллары, җиһазлар һәм техника сатып алуга; социаль челтәрләрдә танытуга; белем бирү курслары буенча укуга; интернет-сайтлар төзүгә, модернизацияләүгә, алга җибәрүгә, техник ярдәм күрсәтүгә, интернет-сайтларны өстәмә эшләп бетерүгә юнәлдерә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International