«Алабуга» МИЗ махсус икътисадый зоналарның инвестиция җәлеп итүчәнлеге рейтингын җитәкли

2021 елның 17 декабре, җомга

«Алабуга» махсус икътисадый зонасы Россия кластерлар һәм технопарклар үсеше ассоциациясе тарафыннан Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә әзерләнгән Сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зоналарның һәм порт төрләренең инвестиция җәлеп итүчәнлегенең бишенче илкүләм рейтинг лидерлары исемлегендә беренче урынны алган.

МИЗ җәлеп итүчәнлек рейтингы ел саен төзелә. Авторлар икътисадый зоналарның идарәче компанияләреннән, Икътисадый үсеш министрлыгыннан алынган статистика мәгълүматларын һәм ачык чыганаклардан алынган мәгълүматларны, шулай ук МИЗ резидентлары һәм экспертлар бәяләвен исәпкә ала. Рейтинг ике тип буенча бүленгән: сәнәгать-җитештерү һәм порт икътисадый зоналары һәм техник гамәлгә кертү зоналары.

Белгечләр сүзләренчә, Татарстан мәйданчыгы үз эшендә үсешнең барлык төп юнәлешләрен исәпкә ала алган, шул исәптән климат юнәлеше буенча таләпләрне дә кертеп, хәзерге вакытта инвестор мәйданчык сайлаганда өстенлекле булып тора.

Быелгы рейтингның үзенчәлеге аның максималь киң колачыннан гыйбарәт – аңа үзләрен инде уңышлы эшләп килүче буларак таныктан МИЗ да, күптән түгел оештырылып, үсеш стадиясенә чыккан МИЗ да кертелгән. 2021 елда инвестиция җәлеп итүчәнлеге буенча рейтингка Россиянең 21 төбәгеннән 27 МИЗ кертелгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International