КУЭ корпорациясе Татарстан Республикасында күчмә стратегик сессия уздырачак

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

2021 елның 15-16 декабрь көннәрендә Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация (КУЭ корпорациясе) вәкилләре ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасында кече һәм урта компанияләргә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруга багышланган стратегик сессия уздырачак.

Стратегик сессия барышында эшкуарларга мөлкәти һәм ташламалы финанс ярдәме инструментларына багышланган берничә эшлекле киңәшмә һәм түгәрәк өстәл узачак, 223-ФЗ номерлы федераль закон буенча КУЭ субъектларының сатуларда катнаша алуын тәэмин итү, шулай ук КУЭ цифрлы платформасын үстерү һәм республика электрон сервисларының аның функционалында интеграцияләү мәсьәләләре каралачак.

Корпорация вәкилләре региональ һәм муниципаль хакимият органнары, бизнес-бергәлек һәм эшлекле берләшмәләр вәкилләре белән берлектә, дәүләт ярдәме чараларын һәм инструментларын камилләштерүгә юнәлдерелгән карарларның уртак проектларын эшләячәкләр. Татарстан берничә тапкыр Корпорация инициативаларын гамәлгә ашыру өчен сынау төбәге булды. Федераль ведомствоның бизнес вәкилләре һәм республика хакимияте вәкилләре белән үзара хезмәттәшлек итү форматы регионда, чыннан да, кирәкле ярдәм программалары формалаштырырга һәм икътисадый шартларны камилләштерергә мөмкинлек бирә.

Стратсессиянең төп темасы бизнеска ярдәм итү инфраструктурасының төбәк оешмаларын һәм Татарстанның цифрлы сервисларын КУЭ цифрлы платформасына тоташтыру булачак, бу хакимият һәм бизнесның үзара хезмәттәшлеген яхшыртырга һәм гамәлдәге һәм эш башлап җибәргән эшкуарлар өчен хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеген арттырырга тиеш. Әлеге тема кысаларында бизнес вәкилләре белән аларның КУЭ цифрлы платформасын тулыландыру һәм функционал буенча тәкъдимнәре, аны оптимальләштерү һәм алга таба үстерү буенча фикер алышу планлаштырылган.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында эшләнә торган КУЭ цифрлы платформасының максаты – бизнес ярдәмчесе булу һәм эшкуарлар тарафыннан хезмәт күрсәтү һәм аларга компания үсешенең барлык этапларында кирәк булган ярдәм чараларын алу мөмкинлеген тәэмин итү. Платформа дәүләт ярдәменең барлык чараларыннан бердәм файдалана алу ноктасы булачак, дип планлаштырыла. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы дәүләтнең идарә корылышындагы алдынгы цифрлы сервислары һәм чишелешләре  платформага интеграцияләнәчәк төбәкләрнең беренчесе булачак.

Чара Эшкуар йортында, онлайн һәм оффлайн-форматларда узачак. «Минем бизнес» YouTube-каналында трансляциягә 16 декабрьдә түбәндәге сылтамалар буенча кушылырга мөмкин:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International