Татарстан сәүдә үзәкләрендә үзмәшгульләр өчен яңа ел ярминкәләре ачылачак, анда кул эшләре һәм якыннар өчен эксклюзив бүләкләр сатып алырга мөмкин булачак.
Ярминкә 18 декабрьдә Баулы шәһәрендә Пионер урамы, 17 адресы буенча сәүдә үзәгендә эшләячәк. Товарларны 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр сатып алырга мөмкин булачак. Шулай ук 24 һәм 26 декабрь көннәрендә Яңа ел алды маркеты Сөембикә урамы, 7 йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгендә дә ачылачак.
Моннан тыш, 8 һәм 9 гыйнвар көннәрендә Яңа ел ярминкәләре – Менделеевскида, 15 һәм 16 гыйнварда – Чистайда, 22 һәм 23 гыйнварда – Бөгелмәдә, 29 һәм 30 гыйнварда – Болгарда, 11 һәм 13 февральдә Әлмәттә узачак.
Ярминкәләрдә кул эшләре, текстиль эшләнмәләр (пижама, урын-җир әйберләре, кием), йон эшләнмәләре, йомшак уенчыклар, баш киемнәре, крафт сырлары, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән фрипсылар һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.
Үзмәшгульләр ярминкәсе Татарстан Республикасында үзмәшгульлек институтын үстерү һәм популярлаштыру максатында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан оештырыла, шулай ук бизнесны алга җибәрүнең өстәмә мәйданчыкларын оештыру һәм алыр бирү исәбенә үзмәшгульләрнең проблемалы мәсьәләләрен хәл итү өчен дә юнәлдерелгән. Үзмшгульләр өчен сәүдә урыннары, алар үз продукцияләрен тәкъдим итә һәм сата алсын өчен, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм проекты буенча дәүләт ярдәме кысаларында бушлай биреләчәк.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр өчен күргәзмә проектларында катнашуга гаризалар җыюны дәвам итә. Ярдәмнең дәүләт чарасы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Ярминкәләргә гаризалар социаль челтәрләр аша җыела.