2025-2026 еллар сезонында «Минем яхшы бизнесым» Бөтенроссия конкурсында катнашуга бөтен илдән социаль эшкуарлардан гаризалар кабул итүгә старт бирелде.
Конкурс кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, СОНКО, шулай ук эшчәнлекләре төбәкләрдә Россия Федерациясенең илкүләм максатларына ирешү өчен төбәк яки ил халкына социаль йогынты ясауны үстерүгә юнәлдерелгән эре бизнес вәкилләре проектларын ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Катнашуга кече һәм урта эшкуарлык, эре бизнес һәм СОНКО вәкилләре чакырыла.
2025-2026 елларда конкурс социаль-икътисадый үсешнең төп юнәлешләрен чагылдырган җиде номинацияне үз эченә ала:
Җиңүчеләр 2026 елның июнендә бүләкләнәчәк. Алар конкурс партнерларыннан бүләкләр, мәгълүмати ярдәм һәм бизнесны үстерүдә ярдәм алачак.
Катнашу өчен 1 декабрьгә кадәр рәсми сайтта заявка бирергә кирәк.
Оештыручылар булып Россия Икътисадый үсеш министрлыгы «Дәүләт идарә университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ белән берлектә чыгыш ясый.