Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы «Россия чакыра!» инвестиция форумында катнашты

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

28 октябрьдә Казанда ВТБ «Россия чакыра! Казан» инвестиция форумы булды. Чараның пленар утырышы спикеры Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин булды.

Чараның игътибар үзәгендә өч төп юнәлешкә багышланган «Яңа инвестиция циклы: тизрәк, югарырак, көчлерәк» темасы булды:

· Россия икътисады өчен үсешнең яңа драйверларын эзләү;

· үзгәргән шартларда компанияләр эшчәнлегенең финанс йомгаклары;

· кертелә торган капиталларны җәлеп итүдә регионнарның ролен көчәйтү.

Чара спикерлары Татарстанның эшлекле климатын югары бәяләде һәм Татарстанда бизнес алып бару шартларын яхшырту буенча төбәк хакимият органнарының тырышлыгын бәяләде.

«9 ай йомгаклары буенча тулай төбәк продукты үсеше – тармаклар һәм предприятиеләрнең өзлексез эшләве хисабына 103 процент. Шул исәптән, тулаем ил дәрәҗәсендә дә, шулай ук республика дәрәҗәсендә дә гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары нәтиҗәсендә», — дип билгеләде Олег Пелевин.

Программаның мөһим өлеше булып инвесторларга финанс инструментлары җитештерүче һәм тәкъдим итүче Татарстан компанияләре белән ачык диалог торды. Компанияләр вәкилләре үз бизнеслары, үсеш стратегияләре һәм финанс нәтиҗәләре турында сөйләделәр, шулай ук форумда катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.

2025 елда «Россия чакыра!» үз географиясен киңәйтте һәм Россиянең биш шәһәрендә уза. Старт мәйданчыгы Санкт-Петербург (24 сентябрь), аннан Екатеринбург (7 октябрь) булды. Казаннан соң эстафетаны Краснодар (13 ноябрь) кабул итәчәк. Форум декабрьдә Мәскәүдә ике көнлек традицион чара белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International