Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы булды
2025 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, шулай ук Татарстан Республикасының тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды.
Утырыш кысаларында республиканың торак-коммуналь хуҗалык өлкәләренең, күзәтчелектәге тармаклар предприятиеләренең торышы, социаль-икътисадый үсеш фаразы параметрларын үтәү һәм республика хезмәт базарындагы вәзгыять каралды.