Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия субъектларының икътисадый үсеш министрларының III съездында катнаша

2025 елның 24 октябре, җомга

2025 елның 24 октябрендә Красноярскта РФ икътисадый үсеш министры Максим Решетников рәислегендә Россия субъектлары икътисадый үсеш министрларының III съезды старт алды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнаша.

Съезд программасында төбәк үсеше инструментлары, «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, кече бизнеска ярдәм итү һәм креатив икътисадны үстерү төп темаларга әверелде. 

Чара барышында катнашучылар агымдагы икътисадый факторларның бизнеска йогынтысы турында фикер алыштылар. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, тармак компетенцияләре үзәкләрен үстерү һәм Россия икътисады институтлары белән эшләү зарурлыгына аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International